Балалы гражданнарга бирелүче пособиеләр күләме арттырылган

2015 елның 13 гыйнвары, сишәмбе
2015 елның 1 гыйнварыннан балалы гражданнарга бирелүче пособиеләр күләме индексацияләнгән. 

Аерым алганда, йөкле вакытта медицина оешмаларында иртә исәпкә баскан хатын-кызларга бер тапкыр бирелә торган пособие 543 сум 67 тиен күләмендә билгеләнгән. Бала тугач бер тапкыр бирелүче пособие - 14 мең 497 сум 80 тиен. Беренче баланы караган өчен айлык пособиенең минималь күләме хәзер 2718 сум 34 тиен тәшкил итә. Икенче һәм аннан соңгы балаларны караган өчен айлык минималь пособие күләме - 5436 сум да 67 тиен.

Йөклелек һәм бала тапкан, бала караган өчен айлык пособие исәпләү өчен уртача көнлек хезмәт хакының максималь күләме 2015 елда 1632 сум 88 тиен итеп билгеләнгән. Шуңа бәйле рәвештә, иминиятләштерелгән затның уртача хезмәт хакының 40 проценты күләмендә түләнә торган бала караган өчен айлык пособиенең максималь күләме 2015 елда 19 мең 855 сум 82 тиен тәшкил итәчәк.

Бала тугач бер тапкыр бирелә торган пособие күләме бала 2015 елның 1 гыйнварында һәм аннан соңрак туган очракта гына индексацияләнә. Алда аталган дәүләт пособиеләре мәҗбүри социаль иминләштерү акчалары хисабына түләнә. Эшләүче ата-аналар пособиеләрне эш урыны буенча ала, дип искәртә РФ Социаль иминиятләштерү фондының төбәк бүлеге матбугат хезмәте. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International