Татарстанда буран һәм тотрыксыз һава шартлары саклана, дип "вәгъдә итә" синоптиклар

2015 елның 13 гыйнвары, сишәмбе
Татарстан синоптиклары фаразларына караганда, бүген республикада алмашынучан болытлы һава, аз гына кар явуы һәм буран көтелә. Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре булачак. Бу төндә температура 3-8 градус салкын була, көндез – 1-6. 

Казанда аяз һава, бераз кар яварга мөмкин. Төнлә 5-7 градуска кадәр суытачак, көндез – 2-4 градус.

14 гыйнвар төнендә Татарстан буенча аязучан болытлы һава, күпчелек районнарда бераз кар явуы көтелә. Көнбатыштан һәм көньяк-көнбатыштан 7-12 м/с тизлектә җил, урыны белән – 18 м/с. Температура 2-7 градус салкын тәшкил итә, ә аязганда – 5-10 градус. Юлларда – бозлавык һәм кар “ботка"сы.

“Кыш өчен буранлы көннәр – ул гадәти хәл. Якындагы өч тәүлектә җиңелчә буран фаразлана. Мондый һава шартлары атна ахырына кадәр саклана”, - дип белдерде ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең метеорология бүлеге башлыгы Ирина Трущина.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразларына караганда, гыйнварның икенче ун көнлегендә Татарстан территориясендә температура 8 градуска нормадан югары – 13,8 градус булуы көтелә.

http://tat.tatar-inform.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International