Татарстанда болытлы һәм карлы һава торышы көтелә

2015 елның 10 гыйнвары, шимбә
Бүген  Татарстанда болытлы һава торышы көтелә. Вакыты белән кар, урыны белән буран булуы көтелә. Юлларда кар көртләре барлыкка килергә мөмкин.

Төнге сәгатьләрдә Татарстанда һава температурасы 12-17 градус салкын булачак. Көндез исә һава температурасының 7-12 градус тәшкил итүе көтелә. Республиканың көньяк-көнбатышында җылырак, ә төньяк-көнчыгыш районнарында салкынрак булачак.

Казанда термометр баганасы 13-15, көндез исә 8-10 градус салкынны күрсәтәчәк.

11 гыйнварга каршы төндә республикада болытлы һава, кар һәм буран булуы көтелә. Термометрлар баганалары 12 градус салкынлыкны күрсәтер, дип фаразлана. Юлларда кар көртләре барлыкка килергә мөмкин, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

http://tat.tatar-inform.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International