Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чүпрәле муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Милли проектлар
Иске Чүпрәле авылында төзекләндерү
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Кадрлар политикасы
Программалар, проектлар, конкурслар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Статистик мәгълүматләр
Ачык бюджет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Туризм
Тематик бүлекләр
Социаль эшмәкәрләргә һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм
Иҗтимагый совет
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Яшь гаиләләргә торак
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты
Муниципаль-хосусый партнерлык
Профсоюз тормышы
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе
Район Советының утырышлары һәм карарлары
Проектлар
Район Башлыгы карарлары һәм боерыкнамәләре
Башкарма комитет җитәкчесенең карарлары һәм боерыкнамәләре
Муниципаль норматив хокукый актлар реестрлары
Антикоррупцион экспертиза НХА
Муниципаль норматив хокукый актлар регистры
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталы
Законнарны аңлату
ГО һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-консультация пунктлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Районы башлыгының рәсми блогы
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Контактлар
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны гомумроссия кабул итү көне
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
Норматив-хокукый актлар
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Еш бирелгән сораулар
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Гаризалар үрнәкләре
Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы ерак арада гражданнарны кабул итә
Элемтә өчен
Чүпрәле Муниципаль Районында “Кайнар Линия” Телефоннары Эшен Оештыру Турында Мәгълүмат
Элемтә өчен мәгълүмат
Халыктан сорау алу
Ышаныч телефоны
Сезнең фикер
Муниципаль районнар
Чүпрәле муниципаль районы
2015 елда кемнәр эшсез калачак?
2015 елның 10 гыйнвары, шимбә
Илдәге катлаулы икътисади вәзгыять кадрлар базарына да тискәре йогынты ясый. Бу елдан Татарстанда эшсезләр саны кискен артырга мөмкин, дип кисәтә белгечләр.
Шулай да, әлегә бу өлкәдәге вәзгыятьне катлаулы, дип әйтергә иртәрәк. Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы китергән мәгълүматларга караганда, 17-23 декабрь көннәрендә республикада барлыгы 838 эшсез кеше теркәлгән. Аларның 671е – мәҗбүри рәвештә эштән чыгарылган, шуларның 426сы исә хезмәт урыннарыннан үз теләкләре белән киткән. Араларында оешманың ябылуы яки кыскаруга эләгү сәбәпле эшсез калган татарстанлылар да бар. Андыйлар 129га җиткән. Шул рәвешле, бүгенге көндә Татарстанда эшсезлек буенча исәптә торучыларның гомуми саны 15 меңнән дә артып китә.
Гуманитар белгечләр кирәк түгел
Беренче карашка, вәзгыять шактый катлаулы кебек. Өстәвенә, соңгы көннәрдә республиканың моношәһәрләрендә эшсезләр саны аеруча артканлыгы билгеле булды. Мәсәлән, Чаллы шәһәрендә эшсезләр саны - 42, Алабугада – 16, Яшел Үзәндә – 15 кешегә күбәйгән.
Ләкин республикада вакансияләр саны һаман да шактый югары булып кала бирә. Бүгенге көндә Татарстанның эш урыннары банкында халыкка барлыгы 37,5 меңгә якын вакансия тәкъдим ителгән. Шул рәвешле, республикада хезмәт урыннары саны эшсез гражданнарга караганда якынча ике тапкырга күбрәк.
Белгечләр исә әлеге уңай вәзгыятьне «вакытлыча» дип саный. 2015 елдан башлап илдә эшсезләр кискен арта башларга мөмкин. Беренче чиратта, бу - илдәге катлаулы икътисади вәзгыять белән аңлатыла. Кайбер тикшеренү үзәкләре китергән мәгълүматлар да шуны ук ассызыклый.
Мәсәлән, “Superjob” тикшеренү үзәге мәгълүматларына ышансак, хезмәт базарындагы вәзгыятьнең киләсе елда нинди булачагы 2015 елның февраль-март айларында гына аңлашылачак. Яңа эш эзләү вакыты якынча 50 процентка озынаерга мөмкин. Яңа гына уку йортын тәмамлаган яшь белгечләргә исә аеруча авырга туры килмәгәе, дип кисәтә белгечләр. Эш таба алмау проблемасы белән, беренче чиратта, гуманитар факультетларны тәмамлаган “кичәге студентлар” очрашачак, ди.
Кыскартмасыннар, дисәң...
Банк секторында эшләүчеләр, төзелеш, реклама бизнесы, туристлык сегменты хезмәткәрләре шулай ук кыскартуларга эләгергә мөмкин. Ә менә эшче профессиясен сайлаган кешеләр, инженерлар, IT-белгечләр һәм бизнес-аналитикларга ихтыяҗ, киресенчә, артачак.
Тикшеренү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, эш урынын югалтмас өчен, беренче чиратта, югары квалификацияле белгеч һәм үз эшеңнең остасы булырга кирәк. Бер генә оешма һәм компаниянең дә андый хезмәткәрләрдән колак кагасы килми, дип ассызыклый белгечләр.
Төрле эре компанияләрнең хезмәткәрләр санын кыскарту карарын кабул итүләре турында яза башладылар инде. Соңгы мәгълүматларга караганда, “Газпром” компаниясендә, күпсанлы банкларда әлеге эшчәнлек инде башланган. Кайбер эре массакүләм мәгълүмат чаралары да персонал санын 25 процентка кыскартырга әзерләнә, ди.
Россиякүләм иҗтимагый фикерне өйрәнү үзәге китергән мәгълүматларга караганда, халык арасында эш урыннары кыскаруга бәйле шау-шу әле башланмаган. Күпләр хезмәт урыннарын саклап калырга өметләнә. Хәер, гаиләдә бу турыдагы сөйләшүләр соңгы вакытта шактый ешайган икән.
Источник: http://intertat.ru
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
декабрь, 2025 ел
Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла
Чүпрәле муниципаль районы Уставының 39 статьясындагы 2 пунктчасы нигезендә Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының 2025 елның 25 декабрендәге 42 номерлы карары белән бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла.
23
декабрь, 2025 ел
«Соры» хезмәт хакы турында «Халык контроле»нә мөрәҗәгать ит
Хөрмәтле чүпрәлеләр! "Соры" хезмәт базары" юнәлеше буенча хезмәт хакын тоткарлаучы һәм аны "конверт" та бирүче эш бирүчеләр турында мәгълүмат урнаштыру мөмкинлеге турында исегезгә төшерәбез.
22
декабрь, 2025 ел
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
2025 елның 22 декабрендә 18 сәгатьтән 23 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
17
декабрь, 2025 ел
2025 елның 18 декабренә ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! “Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе” ФДБУнән 2025 елның 17 декабрендә 18 сәгатьтән 18 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз