Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чүпрәле муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Милли проектлар
Иске Чүпрәле авылында төзекләндерү
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Кадрлар политикасы
Программалар, проектлар, конкурслар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Статистик мәгълүматләр
Ачык бюджет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Туризм
Тематик бүлекләр
Социаль эшмәкәрләргә һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм
Иҗтимагый совет
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Яшь гаиләләргә торак
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты
Муниципаль-хосусый партнерлык
Профсоюз тормышы
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе
Район Советының утырышлары һәм карарлары
Проектлар
Район Башлыгы карарлары һәм боерыкнамәләре
Башкарма комитет җитәкчесенең карарлары һәм боерыкнамәләре
Муниципаль норматив хокукый актлар реестрлары
Антикоррупцион экспертиза НХА
Муниципаль норматив хокукый актлар регистры
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталы
Законнарны аңлату
ГО һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-консультация пунктлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Районы башлыгының рәсми блогы
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Контактлар
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны гомумроссия кабул итү көне
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
Норматив-хокукый актлар
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Еш бирелгән сораулар
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Гаризалар үрнәкләре
Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы ерак арада гражданнарны кабул итә
Элемтә өчен
Чүпрәле Муниципаль Районында “Кайнар Линия” Телефоннары Эшен Оештыру Турында Мәгълүмат
Элемтә өчен мәгълүмат
Халыктан сорау алу
Ышаныч телефоны
Сезнең фикер
Муниципаль районнар
Чүпрәле муниципаль районы
Мәгариф яңара
2015 елның 10 гыйнвары, шимбә
Быелдан чыгарылыш сыйныф укучыларына медальләр бирү мәсьәләсен һәр субъект үзе хәл итә башлады. Кайбер төбәкләрдә, гомумән, бу традициядән баш тартканнар. Белүебезчә, бүген укырга кергәндә медаль бернинди өстенлек тә бирми.
Республикабызда исә быел алтын медальләр “өләшү”гә җитдирәк карадылар. Унбер ел дәвамында яхшы билгеләренә генә укыган малай-кызлар үз белемнәрен имтиханда расларга тиеш булды. Чыгарылыш сыйныф укучысына тиешле нормаларны үтәп, БДИда кимендә 75 балл җыю шарты куелган иде.
БДИ – камиллеккә чикләр юк
Быелгы сынаулар тыныч узды. Күпләп күчерүләр дә, биремнәрнең интернетка “агылуы” да булмады. Сынау вакытында хокук бозуларга юл куймау мәсьәләсен бик нык кайгырттылар бит. Татарстанда имтихан тапшыру пунктларының саны быел бераз кимеде. Һәр аудиторияне видеокамералар белән тәэмин иттеләр.
Әмма имтиханның объектив узуы укучыларның чын белем дәрәҗәсен күрсәтте. Кызганычка, сөенерлек сәбәпләр аз иде. Мәктәп тәмамлаучыларның күпчелеге минималь балларны да җыя алмады. Нәтиҗәдә, Рособрнадзор җәмгыятьтә социаль киеренкелек булдырмау өчен чик балларны киметергә карар кылды.
Шулай ук быел БДИ структурасына янә үзгәрешләр кертү турында карар кабул ителде. Киләсе елдан сынауның “А” өлешеннән гомумән баш тарту күздә тотыла. Моннан тыш, барлык гуманитар фәннәр буенча телдән сынау бирүне кертергә уйлыйлар.
Шулай ук быел чыгарылыш сыйныфлар беренче тапкыр йомгаклау иншасы язды. Бу хәзер алар өчен 2015 елгы БДИга кертелү-кертелмәүне хәл итүче сынау булып тора. Шул рәвешле укучыларның фикерләү рәвешен тикшерә башладылар.
Ата-аналардан акча җыюны чикләделәр
Мәктәпләрдә килеп туган мәсьәләләрне әти-әниләр хисабына хәл итәргә ярамый дип, Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов быел законсыз акча җыюны тыярга дигән боерык чыгарды. Акча әйләнешен ата-аналар комитетлары аша да туктату бурычы куелды. Әмма бу күрсәтмә, белүебезчә, шау-шу куптарды.
Министрның әти-әниләрдән акча җыюны тыю турындагы күрсәтмәсен укучыларны хәзер мәдәни чараларга да йөртергә ярамый икән инде, дип кабул иттеләр. Гамәлдә исә, сүз балаларны театр-музейларга ирексезләп алып бармау турында гына бара иде. Мәҗбүр итү дип аңлашылмасын өчен, бу эштән дә мәктәпләрне читләштереп, аны ата-аналар ихтыярына калдырырга теләделәр. Нәтиҗәдә, Энгель Фәттахов яңадан балаларны мәдәни чараларга йөртү тәртибен ачыклап, бакчаларга һәм мәктәпләргә яңа регламент таратырга мәҗбүр булды.
Тагын 159 мәктәп яңарды
2012 елда башланып киткән мәктәпләрне капиталь төзекләндерү программасы шактый белем учагын рәткә китерергә мөмкинлек бирде. Ел саен бу максатларга 2,5 миллиард сум акча бүлеп җирелә. Шул рәвешле, 3500гә якын мәктәп үз укучыларын яңарып каршы алды инде.
2014 елга мәктәпләрне капиталь төзекләндерү программасы буенча эшләр барлык 45 муниципаль районда да тәмамланган инде. Быел яңарту эшләре 30 ел һәм аннан да элегрәк төзелгән 159 белем учагында барды. Бу мәктәпләрдә 7 төрдәге эшне башкарып чыгу өчен 2,55 миллион сум акча юнәлтелгән иде.
Нәниләрне бакчалы итәләр
2013 елда мәктәпкәчә яшьтәге балаларны бакча белән тәэмин итүне федераль үзәктән дә кайгырта башладылар. Республика һәм үзәк казнадан бүлеп бирелгән акчалар хисабына узган ел 27 яңа тәрбия учагы сафка басты, 24 бакча бинасында капиталь төзекләндерү үткәрелде.
Быел да бу юнәлештә эшләр дәвам иттерелде. Балалар бакчаларында 10,4 меңнән артык урын булдырылды - 56 яңа мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе сафка басты, моннан тыш, 15 балалар бакчасы төзекләндерелде.
Бүгенге көндә 3-7 яшьләрдәге 2 951 сабый бакчага урнашу өчен үз чираты килеп җиткәнне көтә. 2016 елга кадәр мондый нәниләрнең барысы да тәрбия учакларында урыннар белән тәэмин ителергә тиеш.
Бакча “йөге”н субсидияләр җиңеләйтте
Быелның 1 гыйнварыннан балалар бакчасы өчен түләү икеләтә диярлек артты. Ата-аналар бу хәбәрне бик авыр кабул итте. Татарстан шәһәрләрендә узган ел ахырында хәтта митинглар үткәрделәр. Әмма алар вәзгыятьне үзгәртә алмады, республика җитәкчелеге карарын көчендә калдырды.
Дәүләт бакчага түләүне арттырса да, өстәмә компенсацияләр ярдәмендә бу “йөк”не шактый җиңеләйтте. Беренче балага – 20, икенчесенә –50, өченчесенә 70 процент күләмендә федераль компенсацияләр элеккечә сакланып, яңа төр субсидияләр бирелә башлады. Аның күләме гаилә кеременә бәйле. Балалар бакчасының төре, нарасыйның яше, ул йөргән төркемнең эшләү вакыты да исәпкә алына. Нәтиҗәдә, аз керемле гаиләләр өчен түләү бик азга гына артты.
Мәгълүмат: http://intertat.ru
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
декабрь, 2025 ел
Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла
Чүпрәле муниципаль районы Уставының 39 статьясындагы 2 пунктчасы нигезендә Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының 2025 елның 25 декабрендәге 42 номерлы карары белән бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла.
23
декабрь, 2025 ел
«Соры» хезмәт хакы турында «Халык контроле»нә мөрәҗәгать ит
Хөрмәтле чүпрәлеләр! "Соры" хезмәт базары" юнәлеше буенча хезмәт хакын тоткарлаучы һәм аны "конверт" та бирүче эш бирүчеләр турында мәгълүмат урнаштыру мөмкинлеге турында исегезгә төшерәбез.
22
декабрь, 2025 ел
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
2025 елның 22 декабрендә 18 сәгатьтән 23 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
17
декабрь, 2025 ел
2025 елның 18 декабренә ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! “Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе” ФДБУнән 2025 елның 17 декабрендә 18 сәгатьтән 18 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз