Татарстанда якын көннәрдә бераз җылытып җибәреп, көчле бураннар булуы көтелә

2015 елның 9 гыйнвары, җомга
Гыйнварның 9 нан 12 сенә кадәр Казанда һәм Татарстанда һава торышының сизелерлек үзгәрүе көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Төньяк Атлантик циклон нәтиҗәсендә, республика территориясендә 9 гыйнвар көнне бераз кар явуы көтелә, термометр баганалары төнлә 18-23 градус салкынны күрсәтәчәк. Көнчыгыш районнарда 28 градус салкын булуы көтелә, көндез исә максималь температура 11-16 градусны тәшкил итәчәк.

10 гыйнвардан 12 сенә кадәр вакыты белән кар явуы, буран булуы көтелә. Тизлеге секундына 15-20 метрны тәшкил иткән көчле җил (11 гыйнварда урыны белән 22 м/с) нәтиҗәсендә, юлларда кар көртләре барлыкка килергә һәм күз күреме начарланырга мөмкин.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр иткәнчә,10 гыйнварда 13-18 градус, көндез исә 7-12 градус салкын булуы көтелә. 11-12 гыйнварда төнлә 7-12, көндез 3-8 градус салкын булачак.

http://tat.tatar-inform.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International