Татарстан фермерлары җиләк-җимеш үстерә башлый. Әлеге максат белән республиканың 6 крестьян-фермер хуҗалыгы берләшкән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциясендә хәбәр иттеләр.
Алты крестьян-фермер хуҗалыгы "Җиләкле үзән" исемле кластер оештырган. Алар узган сезонда ук җиләк үсентеләре, аерым алганда, «Эльсанта» һәм «Хоней» сортлы виктория, «Геракл» һәм «Поляна» сортлы кура җиләге утырткан.
Киләчәктә җиләкле кластерга кергән крестьян-фермер хуҗалыклары саны 18гә җитәчәк. Әлеге продукцияне эшкәртү һәм савытларга тутыру ниятләнә, алар Татарстан кулланучыларына җибәреләчәк.