2015 елда Татарстанда 2,4 квадрат метр торак төзү ниятләнә

2015 елның 9 гыйнвары, җомга
2015 елда Татарстанда торак төзү программасында гомуми мәйданы 2,4 миллион квадрат метр йортлар сафка бастыру каралган. Бу хакта бүген яңа елда беренче тапкыр видеоконференция режимында узган республика киңәшмәсендә хәбәр ителде. Аны ТР Премьер-министры Илдар Халиков үткәрде.

ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов үз чыгышында белдергәнчә, бүгенге көндә 2015 елга торак төзелеше программасы 2,4 миллион квадрат метр күләмендә формалаштырылган. Шул исәптән, социаль ипотека программасы буенча - 420,9 мең квадрат метр, күп фатирлы инвестиция торагы - 897,8 мең квадрат метр, аз катлы торак төзелеше - 1,081 миллион квадрат метр.

ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, социаль ипотека программасы буенча гыйнвар аенда ук гомум мәйданы 16,09 мең квадрат метр тәшкил иткән 8 йорт файдалануга тапшырылырга тиеш.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International