Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чүпрәле муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Милли проектлар
Иске Чүпрәле авылында төзекләндерү
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Кадрлар политикасы
Программалар, проектлар, конкурслар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Статистик мәгълүматләр
Ачык бюджет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Туризм
Тематик бүлекләр
Социаль эшмәкәрләргә һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм
Иҗтимагый совет
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Яшь гаиләләргә торак
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты
Муниципаль-хосусый партнерлык
Профсоюз тормышы
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе
Район Советының утырышлары һәм карарлары
Проектлар
Район Башлыгы карарлары һәм боерыкнамәләре
Башкарма комитет җитәкчесенең карарлары һәм боерыкнамәләре
Муниципаль норматив хокукый актлар реестрлары
Антикоррупцион экспертиза НХА
Муниципаль норматив хокукый актлар регистры
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталы
Законнарны аңлату
ГО һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-консультация пунктлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Районы башлыгының рәсми блогы
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Контактлар
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны гомумроссия кабул итү көне
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
Норматив-хокукый актлар
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Еш бирелгән сораулар
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Гаризалар үрнәкләре
Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы ерак арада гражданнарны кабул итә
Элемтә өчен
Чүпрәле Муниципаль Районында “Кайнар Линия” Телефоннары Эшен Оештыру Турында Мәгълүмат
Элемтә өчен мәгълүмат
Халыктан сорау алу
Ышаныч телефоны
Сезнең фикер
Муниципаль районнар
Чүпрәле муниципаль районы
2014 елның Чүпрәле районы өчен мөһим вакыйгалары
2015 елның 5 гыйнвары, дүшәмбе
2014 ел Чүпрәле районы өчен сафка баскан яңа объектлар, тормышка ашырылган проектлар, киләчәккә билгеләнгән һәм инде нигезе дә булдырылган яңа планнар белән тарихка кереп кала. Төгәлләнүче елда башкарылган төзелеш эшләренең гомуми суммасы 763 млн. 733 мең сумны тәшкил итте. Шул исәптән төгәлләнгән, 2013 елда башланган һәм 2014 елда дәвам иттерелгән төзелеш, капиталь төзекләндерүләргә федераль үзәк һәм республика бюджетыннан–740 миллион 737 мең сум финанс чыгымнары җәлеп ителде.
Сәяси вакыйгалар
Беренче тапкыр зур күләмле итеп һәм халыкның актив катнашында районда референдум узды. Авыл халкы үз авылында яшәүче, теркәлүче һәркемнән билгеләнгән суммада акча җыячакбыз дип, тавыш бирде. Әлеге чара 30 мартта узды. Килешенгән акча тупланды. Аны Татарстан Хөкүмәте, алдан вәгъдә биргәнчә, 4 тапкырга арттырып финанслады. Бу сумнар “тамчыдан күлгә әйләнеп” авыл эчендәге юлларны төзекләндерүгә тотылды.
13 сентябрьдә сайлаулар булып үтте. Мондый сәяси чарада да чүпрәлеләр үзләренең актив гражданлык позициясендә торуларын күрсәттеләр. Бу–сайлауларда катнашу процентларының югары булуында, партияләр һәм депутатлыкка кандидатлар өчен тавыш бирүләрдә ачык чагылды. Чүпрәлеләр хакимияткә ышанычларын белдереп, иң күпчелек тавыш белән “Бердәм Россия” партиясен, шулай ук бермандатлы сайлау округы буенча да “Бердәм Россия” партиясе тарафыннан күрсәтелгән кандидатны сайладылар.
2014 елның тагын да бер истә кала торган вакыйгасы–ул “Ана” монументының булдырылуы. Әлеге монумент Чүпрәленең барлык хатын-кызларын данлап, Иске Чүпрәле үзәгендәге “Дан” аллеясында урын алды. Скульптураны ясауга райондашларыбызның һәркайсы хәйрия акцияләрендә, игелеклелек марафоннарында катнашып, үз өлешен кертте. Әлеге вакыйга Татарстан Хөкүмәте, якташлар, читтән килүчеләр тарафыннан чүпрәлеләр иң югары дәрәҗәдә, әхлаклылыкның бөек үрнәген күрсәттеләр, дигән бәя алды.
Яңа сафка баскан, төзекләндерелгән объектлар
2014 елда безнең районда күптөрле яңа объектлар төзелде. Иске Чүпрәле, Татар Саплыгы авылларында балалар бакчалары, Яңа Уби авылында бер түбә астына мәктәп, фельдшер-акушерлык пунктын, балалар бакчасын берләштергән бина–күпфункцияле үзәк сафка басты. Яңа Элмәле авылында да күпфункцияле үзәк файдалануга тапшырылды.
Гадәттән тыш хәлләр службасының яңа бинасы сафка басты. Район үзәгендә “Чүпрәле” сәүдә үзәге пәйда булды. “Магнит” сәүдә челтәре эшчәнлеген башлап җибәрде. Тагын бер сәүдә комплексын төзү эшләре башланды. “Энергосбыт” службасы “өй туе”н билгеләп үтте. Күпләребез озак еллардан бирле түземсезлек белән көткән “Балалар иҗат йорты“ төзелә башлады. 7 спорт мәйданчыгы ачылу да Чүпрәле балаларының иң зур шатлыгы булды. “Чыгарылыш сыйныфлар паркы”нда эшләр төгәлләнеп, ул яшьләребезнең яраткан ял итү урынына әверелде.
“Тату өйалды”, “Хәрби техника” ачык һавадагы музей комплексларын төзү эшләре башланды. “Чүпрәле” индустриаль паркы аккредитацияләнде. Анда резидентлар урын ала башлады. “Чүпрәле үзәк Җәмигъ, мәчете“ төзелә башлау, “Сергий Радонежский храмы“ – Чүпрәле тарихына алтын хәрефләр белән язылачак вакыйгалар.
Район аша үтүче федераль әһәмияттәге юллар яктыртылды. “Энергетиклар”, “Газовиклар”, “Төзүчеләр”, “Юлчылар” парк-аллеялары барлыкка килде. 5000 төпкә якын агач утыртылды.
Кече Чынлыда ветеринария участок пункты, Чуваш Бизнәсе, Яңа Шигали авылларында фельдшер-акушерлык пункты сафка басты. Биналарның мондый төренең төзелешләре Кече Чынлыда, Убида (бу авылларда фельдшер- акушерлык пунктлары), Матак, Яңа Элмәле авылларында (ветеринария участок пунктлары) 2015 елда дәвам иттереләчәк. 2014 елда аларның нигезләрен яраклаштыру эшләре башкарылды. Сәламәтлек, ветеринария өлкәсенә караган мондый төзелешләр өчен 2014 елда 9 миллион сумнан артык финанс чыгымнары тотылган.
Шәйморза, Уби, Каракитә, Чуваш Чүпрәлесе, Алешкин-Саплык, Яңа Чокалы авылларында урнашкан мәдәният йортларын төзекләндерүләр дә 2014 елда башкарылган эшләр буларак тарих битләренә язылачак. Культура учакларының түбәләре алмаштырылды. Шулай иттереп алар ишелүдән саклап калынды, дияргә дә була. Әлеге төзекләндерүләр гомуми күләмдә 15 миллионнан артык сумга башкарылган.
Мәктәпләрне төзекләндерү, саклауга да елның-елында югары дәрәҗәдә әһәмият бирелә. Быел Борындык, Матак, Городище мәктәпләрен капиталь төзекләндерү Чүпрәле бюджеты өчен 27,5 миллион сумга төшкән. Иске Элмәле, Яңа Дуван мәктәпләре исә мәктәп-балалар бакчасы статусына ия булды. Аларда балалар бакчалары да урын алды. Кече Чынлы балалар бакчасында исә тагын бер өстәмә төркем өчен бүлмәләр булдырылды. Әлеге эшләргә 12 миллион сумнан артык чыгым таләп ителде.
2015 елда капиталь төзекләндерүләр Шәйморза, Яңа Элмәле мәктәпләрендә көтелә.
Сусыз да яшәп булмый
Чүпрәле районының сазлыклы җирләргә урнашуы билгеле бер проблемалар да тудыра. Мәсәлән, мәктәпләрнең, биналарның подвалларына су кереп аптырата. 2014 елда ике мәктәпне мондый проблемадан коткару өчен дренажлар төзелде. Аның өчен 7 миллион сумга якын акча тотылган.
Буштөрле, Якла елгалары ташып, шул тирәдә яшәүче халыкны бимазаламасын өчен төрле эшләр башкарыла. Плотиналар да елның-елында билгеле бер күләмдә ремонтлана. Елгалар аша күперләр төзелә, җәяүле кичүләре ясала. Городище, Зур Аксуда зур суммаларга төшеп күперләр ремонтланды.
Халыкны эчәргә яраклы су белән тәэмин итү дә әлегә кадәр Чүпрәледә тормышка ашмаган хыял буларак яшәп килде. Әйтергә кирәк, 2014 елда бу тармакта да “боз кузгалды”. 24 км. озынлыкта суүткәргеч сузылды, башкарылган эшләр – 60 миллион сумга якынлык.
Юллар да кирәк
2014 елда Чүпрәле районында 264 млн.689 мең сумга юл ремонтланган. Тротуарларны, урамнарны тәртиптә тоту өчен 750 мең сум күләмендә акча кулланылган.
Резидә Җамалтдинова
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
декабрь, 2025 ел
Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла
Чүпрәле муниципаль районы Уставының 39 статьясындагы 2 пунктчасы нигезендә Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының 2025 елның 25 декабрендәге 42 номерлы карары белән бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла.
23
декабрь, 2025 ел
«Соры» хезмәт хакы турында «Халык контроле»нә мөрәҗәгать ит
Хөрмәтле чүпрәлеләр! "Соры" хезмәт базары" юнәлеше буенча хезмәт хакын тоткарлаучы һәм аны "конверт" та бирүче эш бирүчеләр турында мәгълүмат урнаштыру мөмкинлеге турында исегезгә төшерәбез.
22
декабрь, 2025 ел
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
2025 елның 22 декабрендә 18 сәгатьтән 23 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
17
декабрь, 2025 ел
2025 елның 18 декабренә ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! “Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе” ФДБУнән 2025 елның 17 декабрендә 18 сәгатьтән 18 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз