Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чүпрәле муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Милли проектлар
Иске Чүпрәле авылында төзекләндерү
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Кадрлар политикасы
Программалар, проектлар, конкурслар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Статистик мәгълүматләр
Ачык бюджет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Туризм
Тематик бүлекләр
Социаль эшмәкәрләргә һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм
Иҗтимагый совет
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Яшь гаиләләргә торак
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты
Муниципаль-хосусый партнерлык
Профсоюз тормышы
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе
Район Советының утырышлары һәм карарлары
Проектлар
Район Башлыгы карарлары һәм боерыкнамәләре
Башкарма комитет җитәкчесенең карарлары һәм боерыкнамәләре
Муниципаль норматив хокукый актлар реестрлары
Антикоррупцион экспертиза НХА
Муниципаль норматив хокукый актлар регистры
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталы
Законнарны аңлату
ГО һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-консультация пунктлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Районы башлыгының рәсми блогы
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Контактлар
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны гомумроссия кабул итү көне
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
Норматив-хокукый актлар
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Еш бирелгән сораулар
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Гаризалар үрнәкләре
Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы ерак арада гражданнарны кабул итә
Элемтә өчен
Чүпрәле Муниципаль Районында “Кайнар Линия” Телефоннары Эшен Оештыру Турында Мәгълүмат
Элемтә өчен мәгълүмат
Халыктан сорау алу
Ышаныч телефоны
Сезнең фикер
Муниципаль районнар
Чүпрәле муниципаль районы
2014 елга нәтиҗә: Татарстан алдынгылар рәтендә
2015 елның 5 гыйнвары, дүшәмбе
Татарстанда Парклар елы буларак игълан ителгән 2015 елны әйләнә-тирә территорияне төзекләндерүгә һәм яшелләндерүгә багышларбыз, дип көтелә. Тик унике айның яртысында кыш хакимлек иткән шартларда башка көнүзәк мәсьәләләрне дә игътибардан читтә калдырып булмас.
Вакыйгаларга бай 2014 ел Россия тирәсендә хөкем сөргән сәяси каршылыклар белән тарихка керер, мөгаен. Кайбер илләрнең Россия белән икътисади хезмәттәшлекне туктатуын моңа кадәр тавык фабрикасына җимне чит илдән кайтарткан кошчылык тармагы гына түгел, ә кибеттәге бәяләрне күзәткән гади халык та сизде. Ләкин шул ук вакытта еш кына шушындый вәзгыять чынбарлыкның күзенә туры карарга - илебездәге сәнәгатьне, югары технологияле производствоны үстерүгә әле күпме көч таләп ителүен аңларга да сәбәпче булды.
Кырым өчен түләүме?
«Санкцияләр белән без хәзер Россиягә кушылган Кырым өчен түлибезме?» - дигән күпләрне борчыган сорауга, Россия Президенты Владимир Путин еллык матбугат очрашуында: «Юк, бу - үз дәүләтебезне саклап калу теләге өчен түләү», - дип белдерде.
Россия Кара диңгез хәрби флоты хуҗалыгының 70 проценты һәм 25 меңлек шәхси составы урнашкан Кырым ярымутравына Татарстан җитәкчелеге ел дәвамында берничә тапкыр барып кайтырга өлгерде. Чөнки төрле милләтләр үзара дус-тату яшәгән республикабызга Бакчасарай районының социаль-икътисади үсешенә ярдәм күрсәтү бурычы йөкләнде. Шулай да Татарстан зыялыларын язмыш тарафыннан кыерсытуга дучар ителгән кырым татарларының киләчәге дә борчый. Украина мөстәкыйль дәүләт булып оешкач, зур кыенлыклар белән туган җирләренә әйләнеп кайтуга ирешкән бу милләтнең яңа сәяси вәзгыятьне авыр кабул итүе табигый хәл. Ләкин, ничек кенә булмасын, ярымутрауда көн күрүче халыкның, күп дигәндә, ун процентын тәшкил иткән кырым татарларына яңа сәяси җитәкчелек белән мөнәсәбәтләр урнаштыруның уңышлы юлларын табарга туры киләчәк.
Җилкәннәр җилдә сынала
- Россияне чит илләр үз товарларын сату базары сыйфатында кабул итәргә күнеккән, ә безнең илне чимал бирүче ролендә күрәләр. Россиягә карата кулланылган санкцияләр үзебезнең сәнәгатьне аякка бастыру турында җитди уйланырга, бу мәсьәләдә дәүләт, фән, эшкуарлык һәм киң катлау җәмәгатьчелекне берләшергә этәрде, - ди республиканың «Гражданлык җәмгыяте» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, профессор Игорь Бикеев.
Чыннан да, соңгы айларда үзебездә җитештерелгән продукцияне рекламалауга зур игътибар бирелә. «Татарстанныкын сатып ал!» акциясе - шулардан берсе. Бүген үз кабыгыңа гына бикләнеп яту да дөрес булмас иде, әлбәттә. Әмма гади кулланучы ролендә, башкаларга тулы бәйлелектә яшәү әллә ни зур үсеш вәгъдә итми.
Россиядә, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан кала, социаль-икътисади яктан алдынгы төбәкләр рәтенә керергә дәгъва иткән Татарстан бүген сәнәгать продукциясенең 50 процентын читкә чыгара. Республика, беренче чиратта, нефть химиясе тармагын аякка бастыруның файдасын күрә. Нефть һәм акча базарындагы тотрыксызлык аркасында җирле бюджетка ел дәвамында үзгәрешләр кертергә мәҗбүр булачагы искәртелсә дә, Татарстан нәкъ менә нефть химиясе продукциясен тәкъдим итү хисабына алдагы елларда да халыкның яшәү шартларын яхшырту максатын күздә тоткан социаль программаларны саклап калырга өметләнә.
Халык әйтсә, хак әйтә
Татарстанда тормышка ашырылучы егермедән артык социаль-икътисади программа 2015 елда да дәвам иттереләчәк. Мәктәпләр, балалар бакчалары, юллар төзү һәм төзекләндерү, торак йортларга капиталь ремонт ясау, авылларга су кертү, спорт мәйданчыклары сафка бастыру (һ.б.) - бу программалар зур шәһәрләрдә генә түгел, ә иң кечкенә авылларда да яшәү дәрәҗәсен күтәрү буенча эзлекле эш алып баруны максат итеп куя.
Кешеләрне борчыган көнүзәк мәсьәләләрне ачыкларга 2014 ел дәвамында уздырылган «Халык җыеннары» проектының да ярдәме тиде. «Бердәм Россия» фиркасе тәкъдиме белән оештырылган әлеге очрашуларда халыктан 2 меңнән артык гозер-тәкъдимнәр кабул ителде. Кайберләре тиздән акрынлап үз чишелешен табачак. Чөнки бүген халыкны вәгъдәләр белән генә канәгатьләндерү мөмкин түгел, һәр сүз төгәл эшләр белән ныгытылырга тиеш. Сентябрь аенда Татарстан Дәүләт Советына чираттагы сайлауларда катнашкан унлап фирканең өчесенә генә бәхет елмаюы, иң күп тавышны «Бердәм Россия»нең җыюы да шуның белән аңлатыла.
2015 ел - республиканың муниципаль берәмлекләре алдына зур сынаулар куя. Сентябрь аенда җирле үзидарәләргә сайлаулар көтелә. Муниципаль берәмлекләрнең халык белән турыдан-туры эшләүгә корылган хезмәтен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов: «Җирле үзидарәләр - дәүләт яшәешен тәэмин итүчеләр», - дип бәяләде. 2014 ел нәтиҗәләре буенча үз җирлегендә иң зур тырышлык күрсәткән 100 муниципаль берәмлек башлыгына Татарстан Президенты җиңел машина ачкычлары тапшырды. Соңгы дүрт елда республикадагы 956 муниципаль берәмлеккә дәүләт башлыгы тарафыннан меңнән артык җиңел машина бүләк ителде.
Талантлар кирәк
Республика яшь кадрларны әзерләү һәм саклау белән җитди рәвештә шөгыльләнә башлаячак. Шул максаттан 2015 елдан Татарстанда талантларны барлаучы дәүләт стратегиясе программасы гамәлгә ашырыла башлый. «Яшьләр нигә читкә китә? Алар белемнәрен арттырып, кире Татарстанга әйләнеп кайтамы, әллә соң үз белемнәрен кулланырга шартлар юклыктан башка юллар эзлиме? Безне шушы сораулар борчый. Яшьләрнең белемен куллану урыннарын табарга һәм чит төбәкләрдәге талантлы егет-кызларны да үзебезгә чакыру өчен тиешле шартлар тудырырга тырышачакбыз», - дип вәгъдә итте Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда узган «Талантларны ачу» халыкара форумында.
Республика җитәкчесе ышандырганча, башка төбәкләргә һәм чит илләргә китеп өлгергән яшьләрнең туплаган эш тәҗрибәсен моннан соң Татарстан файдасына кулланырга тырышачаклар. Мәсәлән, заманында Казанның архитектура-төзелеш университетында укыган, аннан соң Милан университетын тәмамлап, Италиядә эшләп калган Тимур Кадыйров тәкъдим иткән проектлар буенча яңа елда Татарстанда паркларны төзекләндерү күздә тотыла.
Россиядә Татарстан инвестицияләр җәлеп итү күләме буенча - дүртенче, ә авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин ителеш буенча өченче урынны били. Киләсе елларда да инвестиция күләмен арттыру, мәгълүмати технологияләрне үстерүгә юнәлдерелгән проектларны тормышка ашыруны дәвам итү һәм яңа эш урыннары булдыру бурычы куела.
Лилия ГАДЕЛШИНА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
декабрь, 2025 ел
Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла
Чүпрәле муниципаль районы Уставының 39 статьясындагы 2 пунктчасы нигезендә Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының 2025 елның 25 декабрендәге 42 номерлы карары белән бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла.
23
декабрь, 2025 ел
«Соры» хезмәт хакы турында «Халык контроле»нә мөрәҗәгать ит
Хөрмәтле чүпрәлеләр! "Соры" хезмәт базары" юнәлеше буенча хезмәт хакын тоткарлаучы һәм аны "конверт" та бирүче эш бирүчеләр турында мәгълүмат урнаштыру мөмкинлеге турында исегезгә төшерәбез.
22
декабрь, 2025 ел
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
2025 елның 22 декабрендә 18 сәгатьтән 23 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
17
декабрь, 2025 ел
2025 елның 18 декабренә ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! “Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе” ФДБУнән 2025 елның 17 декабрендә 18 сәгатьтән 18 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз