Татарстан синоптиклары буран һәм юлларда кар көртләре, дип кисәтә
2014 елның 30 декабре, сишәмбе
Татарстан синоптиклары фаразаларына караганда, иртәгә республика буенча алмашынучан болытлы һава, күпчелек районнарда – кар, урыны белән буран, юлларда - бозлавык, кар көртләре.
Бу төндә 14-19 градуска кадәр салкын булачак. Әмма көндез температура 10-15 градус салкын тәшкил итәчәк.