Татарстан укучыларының кышкы каникуллары башланды

2014 елның 30 декабре, сишәмбе
Кичә республика укучыларының кышкы каникуллары башланды. Каникуллар ике атна дәвам итә һәм 11 гыйнварда тәмамлана, дип хәбәр ителә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында.

Кышкы каникулларда балалар белән ата-аналар да ял итә ала. Республикада 1-11 гыйнвар ял көннәре дип игълан ителде.

Искәртеп узабыз, тармак министрлыгы 2014-2015 елларда балаларның оештырылган ялын тәэмин итү һәм ата-аналар үтенече буенча каникулларның бердәм срогын тәкъдим итте. Закон нигезендә каникуллар срогы турындагы карарны аерым мәктәп администрациясе үзе хәл итәргә хокуклы, әмма күпчелек ата-аналар фикере буенча републиканың барлык мәктәпләрендә каникуллар берьюлы булу балалар һәм өлкәннәр өчен дә уңайлы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International