ТР Президенты: "Без бердәм булганда, теләсә нинди бурычны хәл итә алабыз"

2014 елның 29 декабре, дүшәмбе
26 декабрьдә «Корстон» сәүдә-күңел ачу комплексында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советының IX съезды эшендә катнашты.

Чарада шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары һәм Федерация Советы әгъзалары, Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары, барлык муниципаль берәмлекләрдән делегатлар катнашты.

Төп доклад белән ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйт Шакиров чыгыш ясады. 

Муниципаль берәмлекләр эше турында съезд делегатлары чыгыш ясады. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгышында белдергәнчә, бүген муниципаль берәмлекләр съезды – нәтиҗәле һәм бөтенесен дә берләштерүче әһәмиятле орган. Без сезнең фикерләрегезне ишетәбез, дип белдерде ул делегатларга мөрәҗәгать итеп. Шулай ук уртак эш өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. Бүген бик кирәкле һәм файдалы фикер алышу булды. Территориаль иҗтимагый үзидарә – җирле үзидарә органнарына ул бик зур ярдәм, диде.

ТР Президенты чыгышында төгәлләнеп килгән елга республиканың социаль-икътисади үсешенә кыскача нәтиҗәләр чыгарды. Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советының IX съезды кысаларында Рөстәм Миңнеханов шулай ук республикада гамәлгә ашырылачак алдынгы инвестиция проектларын билгеләде. Моннан тыш, ул хәбәр иткәнчә, Татарстанда 2014 елга планлаштырылган бөтен социаль проектлар гамәлгә ашырылган. Без бердәм булганда, теләсә нинди бурычны хәл итә алабыз, дип ассызыклады Татарстан Президенты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International