Татарстан Республикасында 2014 елгы күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау программасы тәмамланды. Гомуми мәйданы 5 млн. кв. метр булган 816 күп фатирлы йортлар 4 млрд. 695 млн. сумга ремонтланды. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Фәрит Хәнифов хәбәр итте.
Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.