Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чүпрәле муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Милли проектлар
Иске Чүпрәле авылында төзекләндерү
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Кадрлар политикасы
Программалар, проектлар, конкурслар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Статистик мәгълүматләр
Ачык бюджет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Туризм
Тематик бүлекләр
Социаль эшмәкәрләргә һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм
Иҗтимагый совет
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Яшь гаиләләргә торак
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты
Муниципаль-хосусый партнерлык
Профсоюз тормышы
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе
Район Советының утырышлары һәм карарлары
Проектлар
Район Башлыгы карарлары һәм боерыкнамәләре
Башкарма комитет җитәкчесенең карарлары һәм боерыкнамәләре
Муниципаль норматив хокукый актлар реестрлары
Антикоррупцион экспертиза НХА
Муниципаль норматив хокукый актлар регистры
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталы
Законнарны аңлату
ГО һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-консультация пунктлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Районы башлыгының рәсми блогы
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Контактлар
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны гомумроссия кабул итү көне
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
Норматив-хокукый актлар
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Еш бирелгән сораулар
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Гаризалар үрнәкләре
Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы ерак арада гражданнарны кабул итә
Элемтә өчен
Чүпрәле Муниципаль Районында “Кайнар Линия” Телефоннары Эшен Оештыру Турында Мәгълүмат
Элемтә өчен мәгълүмат
Халыктан сорау алу
Ышаныч телефоны
Сезнең фикер
Муниципаль районнар
Чүпрәле муниципаль районы
Чүпрәле районы буенча эчке эшләр бүлегендә хезмәт ветеранын хөрмәтләделәр
2014 елның 29 декабре, дүшәмбе
РФ Эчке эшләр министрлыгының “Чүпрәле” районы буенча бүлегендә хезмәт ветераннарын хөрмәтләү матур традициягә кергән. Бу юлы отставкадагы милиция старшинасы Иван Чаминны 80 яшьлек юбилее белән ихлас котладылар.
-Тормышта дөрес яшәү, яхшылыкны яманнан аеру, тирә- юньдәгеләргә игелекле булу үрнәкләрен күберәк әтиебездән алдык. Район почта элемтәсендә җитәкче булып эшләвенә дә карамастан, балалар тәрбияләү өчен вакыт табып, безгә бик нык игътибар бирә иде ул-, дип сөйли Иван Петрович.
- Урта мәктәпне тәмамлагач та, үзе янына- монтер эшенә алды. Армия сафларына киткәнче беренче хезмәт күнекмәләрен дә шунда уздым. Германия җирендә урнашкан артиллерия частьләрендә хезмәт итеп кайткач та Хайбулдино авылы егете ДОССАФта укып шофер һөнәрен үзләштерә. Аннан соң ун еллап район үзәге хастаханәсендә шофер булып эшли. Тормыш юлдашы, шәфкать тутташы Раиса Ивановна белән дә алар шушы елларда танышалар. Матак авылы кызы егет белән очраша башлагач ук аңа гашыйк булганын сизми дә кала. Күп тә үтми алар никахлашып матур гына гаилә кырып җибәрәләр. Мәхәббәтнең уртак җимеше булып бер- бер артлы дүрт ир бала- Юрий, Владимир, Олег һәм Александр дөньяга аваз сала. 1967 ел Иван Чамин өчен аеруча истәлекле. Үтә дә тәртипле, оста шофер икәнлеген күреп алган эчке эшләр бүлеге җитәкчеләре аны милициягә эшкә чакыралар. Мондагы хезмәтнең никадәр тынгысыз һәм уяулык таләп иткәнен белсә дә ул тартынып тормый, ризалыгын бирә. –Лаеклы ялга чыкканчыга кадәр җиде начальник белән эшләргә туры килде. Ул елларда бүлектә нибары ике автомобиль бар иде. Казанда дүрт айлык өйрәнү курслары үткәннән соң миңа “ГАЗ-69” маркалы машина бирделәр. Хезмәттәшем Нәҗәт Низамов “ГАЗ-51” машинасын йөртте. Башка служба хезмәткәрләре ат белән йөрделәр. -1969 елның яз башларында, безгә ТАССР Эчке эшләр министры Җәүдәт Япиев килгән иде. Эшлекле сәфәрдән соң мин аны аэропортка озата киттем. Юллар бигрәк тә начар, машина иске. Батмый, чуммый кәҗә сукмагыннан гына аэропортка килеп җиттек. “Шушы көнне Казанга- минем янга килегез, машина мәсьәләсен хәл итәрбез”,- диде ул безгә. Шатлык эчемә сыймады. Шулай итеп 1969 елда Ульяновскидан бүлеккә яңа “ГАЗ-69” маркалы машина алып кайттык,- дип искә ала елларны Иван Петрович. Эчке эшләр бүлегендә 30 ел хезмәт куя ул. Күп санда медальләр һәм күкрәк билгеләре белән бүләкләнә. Тик менә 2001 елда 44 ел бер һаваны сулап, тормыш арбасын бергә җигелеп тарткан Раисасы гына көтмәгәндә каты авырап китә һәм мәңгелеккә күзләрен йома. Ходайга мең шөкер, бүген аны юатырдай кешеләре дә әнә ничаклы. Тугыз оныгы һәм алты оныкчыгы бар аның. Уллары да киленнәре дә “әти” дип кенә торалар. Хайбулдино авылында ялгыз өйдә яшәп ятса да, яныннан балалары, оныклары өзелми. Өй эчендәге, ишегалдындагы чисталыкны күреп сокланып туймассың. Юбилей көннәрендә барысы да бүләкләр белән җыйнаклашып кайтканнар. Эчке эшләр бүлегендә дә ветеранга зур хөрмәт күрсәттеләр. Утырышка чакырып котлау сүзләре әйттеләр, бүләкләр тапшырдылар. Иң җылы теләкләрне мөгаен, озак еллар бергә хезмәт иткән отставкадагы милиция майоры, хәзерге вакытта эчке эшләр бүлегенең ветераннар советы башлыгы Фарис Шакиров ирештергәндер. – Бөтен яктан да үрнәк хезмәткәр иде ул Иван Петрович. Теләсә кайсы вакытта да аңа ышанып “разведка” га барырга буладыр иде. Районда хокук саклау һәм иминлекне тәэмин итүдә аның өлеше зур булды,- ди Фарис Алимҗанович.
Рәшит Фатхуллов
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
декабрь, 2025 ел
Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла
Чүпрәле муниципаль районы Уставының 39 статьясындагы 2 пунктчасы нигезендә Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының 2025 елның 25 декабрендәге 42 номерлы карары белән бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла.
23
декабрь, 2025 ел
«Соры» хезмәт хакы турында «Халык контроле»нә мөрәҗәгать ит
Хөрмәтле чүпрәлеләр! "Соры" хезмәт базары" юнәлеше буенча хезмәт хакын тоткарлаучы һәм аны "конверт" та бирүче эш бирүчеләр турында мәгълүмат урнаштыру мөмкинлеге турында исегезгә төшерәбез.
22
декабрь, 2025 ел
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
2025 елның 22 декабрендә 18 сәгатьтән 23 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
17
декабрь, 2025 ел
2025 елның 18 декабренә ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! “Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе” ФДБУнән 2025 елның 17 декабрендә 18 сәгатьтән 18 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз