Фәрит Мөхәммәтшин: “Бу ел безнең өчен уңышлы узды”

2014 елның 27 декабре, шимбә
25 декабрьда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин узып баручы ел нәтиҗәләре буенча матбугат конференциясе уздырды.

“Безнең өчен узып баручы ел уңышлы булды. Хәзерге вакытта икътисадыбыз үсеш кичерә: узган ел эчке тулай продукт 1,3 триллион сум булган булса, быел бу сан 1,6 триллион тәшкил итә. Татарстанда төрле программалар эшләп килә, мәдәният йортлары төзелә, мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен бакчалар сафка баса. Дөрес, киләсе елда Россия икътисадында да, Татарстан икътисадында да торгынлык булырга мөмкин. Ул ел безнең өчен күчеш чоры булачак, чөнки без импортны алыштыру өстендә эш алып барачакбыз", - диде ул чыгышын башлап.

Кырым Республикасының Россия составына кушылу хакында да сүз булды. Фәрит Мөхәммәтшин әлеге республикада башкарыласы эшләр, Кырым икътисадының, ким дигәндә, 20 елга артта калганы, бу республиканы торгызу өчен күп чыгымнар һәм тырышлык кирәклегенә басым ясады.

Татарстан парламентындагы яңалыкларга килгәндә, быел ТР Дәүләт Советына V чакырылыш депутатлар сайланды. Парламент җитәкчесе сайлауларның актив рәвештә узуын, парламент вәкилләренең дә, ТР Президентының да кешеләрнең мөрәҗәгатьләрен хәл итү өстендә актив эш алып бару нәтиҗәсендә, сайлауларга сайлаучыларның 80 проценттан артыгы килүен ассызыклады. Парламентның 55 процентка яңартылуын да әйтеп үтте ТР Дәүләт Советы Рәисе.

Татарстанда Мәдәният елы уздырылуга да тукталып, Ф.Мөхәммәтшин: "Мәдәният учреждениеләрен төзекләндерү, яңаларын төзү буенча без Россиянең башка төбәкләреннән бик күпкә аерылып торабыз. Киләсе елда Россиядә Әдәбият елы, Татарстанда исә Парк һәм скверлар елы булачак. Бу − быелгы тәрбия елының дәвамы", - диде.

Киләсе елда ТР Президентын сайлау, муниципаль берәмлекләрдә узачак сайлаулар, алдагы елга кабул ителгән бюджетка үзгәрешләр кертергә мөмкин булуын да әйтеп: "Бюджетта үзгәрешләр кертүдә зур мәшәкать күрмим. Бүгенге икътисади вәзгыятьне исәпкә алганда, бу гадәти хәл. Дәүләтнең төп бурычы − кешеләрнең тормыш дәрәҗәсен яхшырту", - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

2015 елның вакыйгаларга бай булачагын да ассызыклады ул.

Татарстанда узып баручы елга иң төп сәяси вакыйга дип Фәрит Мөхәммәтшин сайлауларны атады. "V чакырылышка парламентка сайланган 100 депутатның 55е − яңа. Аларны туплап, эшкә өйрәтеп, эшкә кертеп җибәрү минем өчен ел вакыйгасына тиң", - диде ул.

ТР Дәүләт Советының киләсе утырышларының берсендә парламент вәкилләре республикада узачак сайлауларга кагылган мәсьәләләрне караячак. Алар арасында муниципаль берәмлекләрдә узачак сайлаулар бюллетеньдә "Барысына да каршы" графасы кертү-кертмәү, президентлыкка үз кандидатларын тәкъдим итү мәсьәләләре каралачак. “Барысына да каршы" графасын кертү, миңа калса, битарафларны эзләүгә тиң була. Президентлыкка кандидатларга килгәндә исә, алар нинди дә булса сәяси партия тарафыннан тәкъдим ителгән булырга тиеш. Партиянең үз кандидаты өчен җаваплы булуы мөһим. Шул рәвешле, партиянең дә дәрәҗәсе күтәреләчәк", - дип фикерли парламент рәисе.

Ул шулай ук, президент атамасын саклап калу өчен сөйләшүләр алып барылачагы хакында әйтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International