Яңа Кәкерле төп мәктәбе IT- чемпион бәйгесендә интерактив җиһаз белән бүләкләнде

2014 елның 26 декабре, җомга
Чираттагы IT- чемпион бәйгесе тәмамланды. Бу юлы да бәхет  Яңа Кәкерле төп белем бирү мәктәбе укучыларына елмайды. Җиңүчеләре бүләкләү тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашып, бәйгенең ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуы турында сөйләде.
 
“Электрон рәвештә дәүләт хезмәте порталы аша барлык төр хезмәтләрнең  күрсәтелү халык өчен  зур җиңеллек тудыра. XXI гасырның яңа технологияләрен өйрәнү, аларны камилләштерүдә мәктәп укучыларының роле зур, ә әлеге бәйге бу өлкәдә иң сәләтлеләрне барлады”,- диде Рөстәм Миңнеханов.

IT- чемпион бәйгесенең йомгаклау тантанасында  күп  укучылар айпад һәм ноутбуклы булдылар. Бу юлы да “Иң актив укучы” номинациясендә җиңүче исеменә Чүпрәле районының Яңа Кәкерле төп белем бирү мәктәбенең педагогика фәннәре кандидаты, информатика укытучысы Рамиль Абдрахманов җитәкчелегендә 4 сыйныф укучысы Дилә Закирова һәм 7  сыйныф укучысы Әлфинә Җәлалова лаек булды.

Республика күләмендә “Иң актив мәктәп” номинациясендә 14 урынны биләгән  Яңа Кәкерле төп белем бирү мәктәбе интерактив җиһаз  белән бүләкләнде.


Гөлия Фәизова

  
  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International