2015 ел башында сөт 20 процентка кыйммәтләнергә мөмкин

2014 елның 25 декабре, пәнҗешәмбе
2015 елның I кварталында сөт һәм сөт продукцияләренең үзкыйммәте 10-20 процентка артырга мөмкин, дип белдерде Илкүләм сөт җитештерүчеләр берлеге җитәкчесе Андрей Даниленко.

"Безнең продукциянең үзкыйммәте, һичшиксез, арта. Яңа елга кадәр күтәрелми, әмма соңыннан бәя үсәчәгенә шик юк. I кварталда үзкыйммәт 10-20 процентка кадәр күтәреләчәк", - дип китерә аның сүзләрен "Новости" РМА.

А.Даниленко сүзләренчә, бәя күтәрелү рубль курсы төшү һәм банк кредитларының ставкасы арту белән бәйле. "Банк элегрәк расланган, алган акчалар буенча ставкаларны күтәрә. Бу әйләнештәге һәм инвестиция кредитларына да кагыла", дип билгеләп үтте ул.

Берлек җитәкчесе аңлатып узганча, продукциянең үзкыйммәте артуга сөт продукциясе җитештерүчеләрнең чит илдән кертелгән терлек азыгы, ашламалар сатып алу йогынты ясый. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International