ЗАГС бәяләрне күтәрә

2014 елның 25 декабре, пәнҗешәмбе
2015 елның 1 гыйнварыннан гражданлык хәле актларын теркәгән өчен һәм башка юридик әһәмияте булган гамәлләр өчен дәүләт пошлиналарының күләме арта.

2014 елның 21 апрелендә кабул ителгән “РФ Салым кодексының 25.3 бүлегенең икенче өлешенә үзгәрешләр кертү турында” № 221-ФЗ федераль законда гражданлык хәле актларын теркәгән өчен һәм башка юридик әһәмияте булган гамәлләр өчен дәүләт пошлиналарының күләмен арттыру хакында үзгәрешләр кертелгән иде. Шул федераль закон 1 гыйнвардан көченә керә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International