–Бүгенге матур, якты көннәр өчен без сезнең алда баш иябез. Бәхетле, тыныч картлык, сәламәтлек телибез, -дип авыл җирлеге башлыгы Альберт Мөхәррәмов та, район башлыгы Александр Шадриков һәм шәхсән үз исеменнән авылның Акъәбисенә юбилее уңаеннан изге теләкләрен ирештерде һәм бүләкләр тапшырды.
Гелҗиан әби Айнетдинова Шомыршы районы Әсән авылында туа. Гаиләдә 3 бала үсә алар: ике кыз һәм бер ир-егет. Урта мәктәпне тәмамлап 10 ел дәвамында Әсән авылы фермасында сыер савучы булып эшли.
Бөек Ватан сугышы чорында үсеп буй җиткән Гелҗиан нинди генә эшләр башкармый: үгез җигеп икмәк, печән ташу, басуда кул белән урак уру, көлтә бәйләү, барысын да күрә яшь кыз.
-Мәскәү астында көндез стройда тора идек, бик салкын, аякта резина галош, төнлә Шелковода заводта эшләргә туры килде, нужаларны бик күп күрдек,-ди ул үзе бу хакта.-Саный китсәң, кул һәм аяк бармаклары да җитмәс без башкарган эшләрне.