Бу авыл җирлекләренең 2014 елның 11 аендагы эшчәнлеген барлаганнан соң билгеле булган. Һәм боларның барысы да икътисад советы утырышында бәйнә-бәйнә анализланды.
Икътисад утырышында ирешелгәннәр турында гына сөйләнмичә, яулаган позицияләрне саклап калу юллары да барланды, моннын чыгып киләсе елларга планнар билгеләнде.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы мәгълүматлары буенча, Чүпрәле районы республикакүләм районнар рейтингында 18 нче баскычта тора. Ел башында исә, 43енчедә иде. Безне түбәнгә балалар туу саны һәм җан башына туры килгән яңа торак мәйдан күләме “сөйри”.
11 айда район буенча 190га якын бала туса да, районнан читтәге балалар тудыру йортларында тудырылу сәбәпле, аларның 30дан артыгы читтә теркәлгән. Ә менә “читтәгеләр” ул үзләрендә теркәргә ашкынып тормый, баланың яшәү урыны буенча урнашкан хастаханәдә үлсә дә, ул пропискасы буенча, ягъни Чүпрәле районында үлгән диеп теркәлгән.
–Бернәрсәгә дә вак эш итеп карарга ярамый, -ди район башлыгы Александр Шадриков та. –Кайчандыр җиңелчә генә карап, ярар әле болай да диеп эшләнгән эш төзәтеп булмастай нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Шуңа да һәр сан артында Чүпрәле, шул исәптән андагы кешеләр язмышы, торганын онытмыйк.
Яңа елда чыгачак саннарыбызның берсендә без сезне авыл җирлекләренең 12 айлык эш күрсәткечләре белән таныштырырбыз. Үзегез үк кайда яшәргә яхшыракны чагыштырып карап, күрерсез.