Чүпрәле егетләре әйбәт хезмәт итә

2014 елның 23 декабре, сишәмбе
Армиядә хезмәт итү элек-электән горурлык саналган. Солдат шулпасын татыганнар: “Совет армиясе егетләрдән чын ир ясап кайтарды, тәртипкә, дисциплинага, һөнәргә өйрәтте”, диләр. 
 
Соңгы елларда   армия хезмәтенә булган караш яшь егетләребездә дә шундыйрак.  Мәктәп, аннан һөнәри уку йортларын тәмамлаган ир-егетләребез үзләре теләп Ватан алдындагы бурычларын үтәргә китәләр.

Иске Чүпрәле авылында  туып-үскән Ранис Измайлов та шундыйлардан. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, ул Казан шәһәрендәге автотранспорт техникумында  укый, белгечлек алып чыга. Беренче эш итеп, “армия хезмәтенә барам” дип сүз бирә.

–Быелның 18 июнендә Ранисыбызны озатып калдык, аллага шөкер, үзеннән дә, командирларыннан да бары тик шатлыклы хәбәрләр генә ирешеп тора. Улыбыз өчен китәр алдыннан борчылсак, хәзер инде тынычландык. Телефоннан да даими сөйләшеп торабыз,-ди әнисе Зөлфия.

Ранисның хезмәт итүенә тиздән ярты ел булачак. Ә аннан соң,  “тау астына” дигәндәй, вакыт сизелми дә үтеп китәр. Һәрхәлдә  ана кеше улының бүгенгә ирешкән  уңышлары өчен олы шатлык хисләре кичерә. Киләчәктә дә, шулай була күрсен, Ранисның исән-имин әйләнеп кайтуын без дә теләп калабыз.  


Гөлия Фәизова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International