Аннан соң пенсионерлар союзы бүлекчәсе начальнигы урынбасары Иршат Закиров ветераннар алдында “Туган як тарихын өйрәнү” темасы буенча беренче лекциясен укыды. Әйтергә кирәк, лекция эчтәлекле иде, аның музейдагы экспонатлар белән дәлилләнеп барылуы да күп нәрсәләргә ачыклык кертергә ярдәм итте.
-Күптән кирәк иде безгә мондый чаралар оештыру. Биредә алган тарихи белемнәребезне без оныкларыбызга җиткерә алабыз. Аннан соң телен, тарихын белмәгән милләтнең киләчәге булмавын, мондый милләтнең киләчәктә телен, тарихын белгән милләтнең колы булачагын да онытмасак иде,-диде Азат Кәримов.
Район тормышында һәрвакытта алдынгы сафларда булган, барлык чараларда да актив катнашкан әлеге буын вәкилләренең менә шулай, яңа идеяләр белән яшәүләре бер дә гаҗәпләнерлек түгел.