Казанда Яңа ел хәйрия ярминкәсе уза

2014 елның 18 декабре, пәнҗешәмбе
20 декабрьдә Казанда ятим балалар, инвалид балалар, өлкәннәр һәм Татарстанның өстәмә белем бирү учреждениеләрендә укучылар ясаган эшләнмәләрне сату буенча Яңа ел хәйрия ярминкәсе уза.
Ярминкә “Казан” агросәнәгать паркы территориясендә (Аграр урамы, 2 йорт) 10.00-14.00 сәгатьтә уза.
Товар сатудан кергән акча онкология авыруларыннан интегүче 18 яшьтән өлкәнрәк пациентлар өчен хосписның икенче өлеше төзелешенә юнәлдереләчәк, дип белдерелә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында.

http://tat.tatar-inform.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International