Чүпрәле көрәшчеләре Чувашиядә көрәшеп кайтты

2014 елның 18 декабре, пәнҗешәмбе
Шушы көннәрдә Чувашия Республикасының Яльчик районында ирекле көрәш буенча СССРның спорт остасы И. Уркин истәлегенә ачык турнир үткәрелде. 

Анда Чувашиянең үзеннән дүрт команда, Татарстанның Тәтеш шәһәреннән һәм Чүпрәле районының Алешкин- Саплык, Яңа Элмәле авыллары командалары катнашты. 50 һәм 58 килограммга кадәр үлчәү авырлыкларында Яңа Элмәле авылы көрәшчеләре Никита Сергеев һәм Александр Еремеев өченче урыннарны яуладылар. Турнирга баруда матди ярдәм күрсткәне өчен “Чүпрәле- Коммуналь челтәрләре” җәмгыяте директоры Рамил Хисамовка ихлас рәхмәт әйтәбез,- ди Яңа Элмәле авылы командасы тренеры Петр Рафиков.    

Рәшит ФӘТХУЛЛОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International