Чүпрәледәге 194 юл һәлакәтендә ике кеше үлде

2014 елның 17 декабре, чәршәмбе
Төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алучы 25 кешенең күбесе район үзәк хастаханәсенә озатылды.
 
Автоинспекторлар һәр “ДТП” ның сәбәбен ачыкларга тырыша. Статистик мәгълүматларга караганда, юл һәлакәтләренең күпчелек өлеше яз һәм көз айларына туры килә. Һәм анда күберәк машина йөртү тәҗрибәсе булмаган, яки руль артында өч елдан да ким стажлы шоферлар гаепле дип табыла. Ни өчен аварияләр яз һәм көз айларында, диярсез. Бу чорда машина йөртүчеләр һава шартларына һәм юлларның торышына тиз генә күнегеп китә алмыйлар. Ә бозлы һәм тайгак юллар берәүне дә аямый. Аз гына ялгышлык та кире кайтарып ала алмаслык ялгышлыкка китерергә мөмкин. Соңгы айлардагы юл һәлакәтләре анализларыннан күренгәнчә, шоферларның күпчелеге тизлек режимын үтәмәгән. Һәрхәлдә ашыгулык яхшыга илтмәгәнне күптән аңларга вакыт. Андый шоферлар үзләрен генә түгел янәшәдәгеләрнең дә гомерен куркыныч астына куялар. Хәзерге вакытта юллар бигрәк тә бозлы. Аның никадәр хәвефле икәнен җәяүлеләр дә, транспорт йөртүчеләр дә аңларга тиеш. Үзегезне саклагыз, әйләнә-тирәдәгеләргә дә игътибарлы булыгыз!  

Айрат Хуҗиев, ЮХИДИнең пропаганда буенча инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International