Сугыш башланганда 17 яшен әле яңа гына тутырган кызга, башка яшьтәшләре кебек, ир-ат эшен күп эшләргә туры килә. Атын да җигә Хабирә әби, окоп та казый, урман да кисә. Әтиләреннән бик яшьли калган биш баланың олысы була ул. Шуңа да үзеннән соңгы туганнарын карау, аларны тәрбияләү, өйдәге эшләргә дә беренчеләрдән булып кул астына керү- аның җилкәсенә төшә. Үз язмышы турында уйларга да вакыты калмаган Хабирә әбинең тормыш юлы да көн артыннан көн ялгызы гына уза.