Яңа ел чорында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәгән чүпрәлеләрне штрафлар көтә

2014 елның 16 декабре, сишәмбе
Республикада 15 декабрьдән янгынга каршы режим кертелә. Ул  10 январьга кадәр дәвам итәчәк.
 
Татарстан Министрлар Кабинетының әлеге хактагы карарын якынлашып килүче Яңа ел бәйрәмнәрендә пиротехник әйберләрне, фейервекларны массакүләм куллану уңаеннан кабул итә.  Шул  рәвешле, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен сакламаган кешеләргә 2-4 мең, вазифаи затларга 15-30 мең, юридик затларга 400-500 мең сумга кадәр штрафлар каралган. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International