Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чүпрәле муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Милли проектлар
Иске Чүпрәле авылында төзекләндерү
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Кадрлар политикасы
Программалар, проектлар, конкурслар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Статистик мәгълүматләр
Ачык бюджет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Туризм
Тематик бүлекләр
Социаль эшмәкәрләргә һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм
Иҗтимагый совет
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Яшь гаиләләргә торак
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты
Муниципаль-хосусый партнерлык
Профсоюз тормышы
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе
Район Советының утырышлары һәм карарлары
Проектлар
Район Башлыгы карарлары һәм боерыкнамәләре
Башкарма комитет җитәкчесенең карарлары һәм боерыкнамәләре
Муниципаль норматив хокукый актлар реестрлары
Антикоррупцион экспертиза НХА
Муниципаль норматив хокукый актлар регистры
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталы
Законнарны аңлату
ГО һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-консультация пунктлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Районы башлыгының рәсми блогы
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Контактлар
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны гомумроссия кабул итү көне
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
Норматив-хокукый актлар
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Еш бирелгән сораулар
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Гаризалар үрнәкләре
Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы ерак арада гражданнарны кабул итә
Элемтә өчен
Чүпрәле Муниципаль Районында “Кайнар Линия” Телефоннары Эшен Оештыру Турында Мәгълүмат
Элемтә өчен мәгълүмат
Халыктан сорау алу
Ышаныч телефоны
Сезнең фикер
Муниципаль районнар
Чүпрәле муниципаль районы
Чүпрәледә шәхси сектордан сатып алынган сөтнең бер литры -16 сум тора
2014 елның 12 декабре, җомга
Чүпрәле районыда шәхси секторда 5000 баштан артыграк сыер бар. Хуҗалыклар үзләреннән арткан сөт продукциясен сату белән дә шөгыльләнәләр. Шәхси хуҗалыклардан сөтне район буенча 40 эшмәкәр-сөт җыючы җыя.
Күпне күргән өлкәннәр, Бөек Ватан сугышын кичергән тыл ветераннары янында булганда күп вакыт “безне ачлыктан сыер коткарды” дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Ачлык заманнары артта калды. Ә авылда сыер туендыручы, гаилә бюджетын тулыландыручы ролен бүген дә үти.
Авылларда үз-үзләрен эш белән тәэмин итү максатыннан 4-5әр сыер асраучылар бар. Бу эш белән ныклап шөгыльләнүчеләрне район җитәкчелеге, Татарстан Хөкүмәте дә яклый. Соңгы елларда 7 һәм аннан да артыграк сыер тотучы хуҗаларга, мәсәлән, сыер саву аппаратлары бирелә башлады. Сыер башын киметмәү максатыннан Хөкүмәт тарафыннан бирелә торган субсидияләр дә авыл кешесенә ярдәм итүнең күркәм бер мисалы.
Җитәкчелеге сөт җыючылар белән дә әледән-әле очрашып тора. Мондый очрашуларда, күзгә-күз карап дигәндәй, проблемаларны чишү юллары эзләнә. Шушы көннәрдә генә булган очрашуда кайбер авыл җирлекләрендә шәхси сектордан җыелган сөт өчен район буенча тәкъдим ителгән сумманың бирелмәве анализланды. Бүгенге көндә сөтне эшкәртүче заводлар продукцияне 19-21 сумнан сатып алсалар да, сөт җыючылар халыктан сатып алган 1 литр сөт өчен сумманы арттырырга бик теләми. Аларны да аңлап була, әлбәттә. “Сөтне бит аны иртә таңнан торып җыярга кирәк,-диләр алар. – Машина, бензин чыгымнарын, шул эш белән ирле-хатынлы шөгыльләнүеңне санасаң, нәтиҗәдә керем әллә ни калмый да”,-диләр.
Тик шулай булса да, бер-береңнең кесәсенә керүдән мәгънә юк. Авыл кешесенә дә сыер асрау җиңел бирелми. Аны кышлату өчен җәе буе печән әзерлисе, ашлыгын юнәтәсе, сатып аласы бар. Шуңа да әлеге өлкәгә караган бизнес вәкилләре дә моны аңласа, үз товар җитештерүчеләреннән арасын ераклаштырмаса, әйбәт кенә булачак.
Декабрь аеннан шәхси сектордан сатып алынган сөтнең бер литры -16 сум. Якын араларда бәяләр күтәреләчәге турында әлегә хәбәрләр юк. Үткән ел шушы чорда әлеге бәя 17 сум булган.
Резидә Җамалтдинова
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
декабрь, 2025 ел
Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла
Чүпрәле муниципаль районы Уставының 39 статьясындагы 2 пунктчасы нигезендә Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының 2025 елның 25 декабрендәге 42 номерлы карары белән бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла.
23
декабрь, 2025 ел
«Соры» хезмәт хакы турында «Халык контроле»нә мөрәҗәгать ит
Хөрмәтле чүпрәлеләр! "Соры" хезмәт базары" юнәлеше буенча хезмәт хакын тоткарлаучы һәм аны "конверт" та бирүче эш бирүчеләр турында мәгълүмат урнаштыру мөмкинлеге турында исегезгә төшерәбез.
22
декабрь, 2025 ел
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
2025 елның 22 декабрендә 18 сәгатьтән 23 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
17
декабрь, 2025 ел
2025 елның 18 декабренә ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! “Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе” ФДБУнән 2025 елның 17 декабрендә 18 сәгатьтән 18 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз