2015 елда мигрантларны эшкә алуның яңа тәртибе керә

2014 елның 9 декабре, сишәмбе
2015 елның 1 гыйнварыннан Россиядә мигрантларны эшкә алуның яңа тәртибе кертелә. Мәсәлән, керү тәртибе визасыз булган илләрнең гражданнары патент белән физик затларда гына түгел, юридик затларда да эшли алачак.

Шул ук вакытта визасыз илләр өчен квоталар бетерелә. Патентны Россиягә килгәннән соң 30 көн эчендә алырга кирәк була. Моның өчен чит ил кешеләренең медицина полисы, хәтәр авырулары булмау турында белешмә, шулай ук рус телен, рус тарихын һәм хокук нигезләрен белүләре турында сертификатлары булырга тиеш. 

Патент бер айдан бер елга кадәр срок белән бирелә. Әмма аның белән алган төбәктә генә эшләргә рөхсәт ителә. Патентны яңадан да бер елга алу өчен шул ук документлар тагын кирәк була. Икенче срогы да чыкканнан соң чит ил кешесе Россиядән китәргә тиеш була.

2015 елда Татарстанда 35 мең патент бирелер дип күздә тотыла. Быелның үткән 11 аенда 27,7 мең патент бирелгән иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International