Чүпрәледә көрәш ветераны Мәсхүт Хөснетдинов призларына турнир уза

2014 елның 8 декабре, дүшәмбе
Чүпрәле районының легендар көрәшчесе, унике мәртәбә район Сабан туеның абсолют батыры булган, Татарстан, Чувашия Республикалары һәм  Ульяновск өлкәсе келәмнәрендә җиңүләр яулаган спортчы Мәсхүт Хөснетдиновның 75 яшьлек юбилее уңаеннан, 13 декабрьдә балалар һәм яшүсмерләр спорт залында милли көрәш буенча зур турнир үткәрелә. 
 
Ярышларга күрше районнар көрәшчеләре дә чакырылган. Рәхим итегез! Башлана 10 сәгатьтә.     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International