Кем укымый - шул эшләми ... белгечлеге буенча

2014 елның 8 декабре, дүшәмбе
Әйтергә кирәк, дәүләт хезмәткәрләре өчен һөнәри стандартлар булдыру тәкъдимен Россия Президенты Владимир Путин үзе керткән иде. Әлеге закон Дәүләт Думасы депутатлары тарафыннан беренче укылышта кабул ителде инде. 2014 ел тәмамланганчы аны икенче һәм өченче укылышларда карап бетерергә тиешләр.

Кайда телисең, шунда эшлә

Бу закон проекты халыкта зур шау-шу уятты. Күпләр Хезмәт кодексына үзгәрешләр кертелгәч, хезмәткәрләр бары тик үз профессияләре буенча гына эшләргә тиеш булачак, дип борчылды. Бу аңлашыла да, ник дигәндә, һөнәри стандартлар хезмәткәрләргә карата билгеле бер таләпләр билгели. Теге яки бу урында эшләүче кешенең профессиясе, эш стажы һәм белем дәрәҗәсе беренче планга чыга. Эш урынына дәгъва иткәндә дә хезмәткәр нәкъ менә шул һөнәри стандартларга туры килергә тиеш, дип карала.
“Әгәр дә мин укытучы һөнәрен үзләштергәнмен икән, димәк журналист яки сатучы булып эшли алмаячакмынмы?” дип борчыла интернет-кулланучыларның берсе.
Закон проекты халыкта, беренче чиратта, нәкъ менә шундый фикер тудыра. Чынлыкта исә, биредә сүз башка нәрсә турында бара икән.
- Һөнәри стандартлар турындагы закон проекты Россиядә барча хезмәткәрләрнең профильле дипломнары булырга тиеш дигән таләп куймый. Тик шул ук вакытта, бездә махсус дипломы булмаган килеш эшкә алырга ярамый торган һөнәрләр барлыгын да онытырга ярамый. Табиб, укытучы, эретеп ябыштыручы кебек профессияләр әнә шундыйлардан, - дип аңлата Россиянең хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин. Бу турыда ул халыкка җаваплы идарәчелекнең рәсми сайты аша мөрәҗәгать иткән иде.

2016 елга кадәр вакыт бар

Законны әзерләүчеләр исә әлеге канун проектының, беренче чиратта, нәкъ менә эш белән тәэмин итүчеләр өчен файдалы булачагын ассызыклый.
- Эш бирүчеләр һөнәри стандартларны персонал белән идарә итү өчен кадрлар сәясәтен билгеләгәндә, хезмәткәрләрне укыту һәм аттестацияләүне оештырганда, билгеле бер инструкцияләрне билгеләгәндә, эшчеләргә разрядлар тапшырганда һәм хезмәт хакларын язганда кулланырга тиеш, - диелгән закон проектының аңлатмасында. Россиянең Юстиция министрлыгы әлеге һөнәри стандартларны рәсмиләштерә башлаган инде. Хәзерге вакытта 200гә якын профессия буенча шундый стандартлар кабул ителгән. Шунысын да билгеләп үтү кирәк, яңа үзгәрешләр нигезендә һөнәри стандартларга 2016 елдан башлап дәүләт хезмәтендә эшләүчеләр буйсыначак. Ә 2020 елдан исә әлеге таләпләр башка оешма һәм предприятие хезмәткәрләре өчен дә билгеләнә.

http://intertat.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International