Елдан-ел юлларда машиналар агымы арта. Алар белән бергә юл-транспорт һәлакәтләренең саны да күбәя. Һәм, ел саен, юл һәлакәтендә дистәләгән баланың гомере өзелә, меңләгән бала тән җәрәхәте ала.
Уен-дәрес ахырында балаларга һәм “Әкият” балалар бакчасына “Дирекция финансирования научных и образовательных программ БДД РТ” дәүләт учреждениесенең Буа филиалыннан, район эчке эшләр бүлегеннән бүләкләр тапшырылды.
Анна Сергудаева:
–Мин Чүпрәле районы балалар бакчаларында үткән юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә багышланган чараларда еш катнашам. Бүгенге семинарда да балалар бик актив иде. Тәрбиячеләргә дә рәхмәт әйтәсем килә. “Әкият” балалар бакчасына автокласс та кирәк. Бәлки киләсе елда әлеге хыялыбыз да тормышка ашар, дип уйлыйм.