Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чүпрәле муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Милли проектлар
Иске Чүпрәле авылында төзекләндерү
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Кадрлар политикасы
Программалар, проектлар, конкурслар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Статистик мәгълүматләр
Ачык бюджет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Туризм
Тематик бүлекләр
Социаль эшмәкәрләргә һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм
Иҗтимагый совет
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Яшь гаиләләргә торак
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты
Муниципаль-хосусый партнерлык
Профсоюз тормышы
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе
Район Советының утырышлары һәм карарлары
Проектлар
Район Башлыгы карарлары һәм боерыкнамәләре
Башкарма комитет җитәкчесенең карарлары һәм боерыкнамәләре
Муниципаль норматив хокукый актлар реестрлары
Антикоррупцион экспертиза НХА
Муниципаль норматив хокукый актлар регистры
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталы
Законнарны аңлату
ГО һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-консультация пунктлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Районы башлыгының рәсми блогы
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Контактлар
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны гомумроссия кабул итү көне
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
Норматив-хокукый актлар
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Еш бирелгән сораулар
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Гаризалар үрнәкләре
Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы ерак арада гражданнарны кабул итә
Элемтә өчен
Чүпрәле Муниципаль Районында “Кайнар Линия” Телефоннары Эшен Оештыру Турында Мәгълүмат
Элемтә өчен мәгълүмат
Халыктан сорау алу
Ышаныч телефоны
Сезнең фикер
Муниципаль районнар
Чүпрәле муниципаль районы
Татарстанда Мәдәният елына нәтиҗәләр ясалды
2014 елның 5 декабре, җомга
2014 ел Татарстанда һәм Россиядә Мәдәният елы буларак билгеләп үтелде. Шул уңайдан республикада бик күп мәдәни чаралар уздырылды. ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев һәм ТР мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина бүген матбугат конференциясендә узып барган елга йомгак ясады.
Мәдәният елында уздырылган иң мөһим мәдәни чаралар дип, Разил Вәлиев ТӨРКСОЙ оешмасы тарафыннан уздырылган мәдәни чараларны атады. “Казан — Төрки дөньяның мәдәни башкаласы дип игълан ителде. Безнең өчен бу, шулай ук, - мөһим вакыйга, чөнки без мөстәкыйль дәүләт түгел, ә зур федерациянең бер субъекты гына булып торабыз. Мөстәкыйль дәүләтләргә бирелә торган хокук бирелү өчен җитәкчеләргә рәхмәт”, - диде ул.
Разил Вәлиев бөтен дөнья күләмендә уздырылган мәдәни чараларга да тукталып узды. ТЮРКСОЙ оешмасы белән берлектә үткәрелгән иң мөһим чаралар рәтенә ул “Төрквидение” телевизион җыр конкурсын уздыру, төрки телдә чыга торган журналлар мөхәррирләре форумын үткәрү һәм төрки телдә иҗат итүче язучылар форумын кертте. “Әлеге форум мондый киңлектә соңгы йөз елда беренче генә уздырылды. Төрки телдә иҗат итүче язучылар белән безнең элемтәләр инде күптән өзелгән иде”, - ди парламентның мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе.
ТР мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина Мәдәният елының төп максаты мәдәният учреждениеләренә, мәдәният хезмәткәрләренә игътибарны арттыру, мәдәният учреждениеләренә эшкә яшь белгечләрне тарту икәнен ассызыклап узды. “Мәдәният өлкәсендә эшләүчеләр өчен һәр ел мәдәният елы булып тора. Әмма быел бу юнәлешкә кагылган мәсьәләләргә игътибарны арттыру өчен Мәдәният елын игълан итү бик кулай булды”, - ди Гүзәл Нигъмәтуллина.
Мисал өчен, мәдәният хезмәткәрләренең соңгы 9 айда уртача хезмәт хакы 17,8 меңгә җиткерелгән. Узган ел белән чагыштырганда, бу 20,6 процентка артыграк дигән сүз. Киләсе елга исә аларның хезмәт хакын тагын да арттыру ниятләнә.
Мәдәният хезмәткәрләре өчен өстәмә белем бирү буенча курслар, семинарлар уздырылуны да билгеләп узарга кирәктер. Әлеге чараларга Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән белгечләр җәлеп ителгән.
Гүзәл Нигъмәтуллина тарихи-мәдәни объектларга игътибарның тагын да арттырылуын ассызыклады. Быел бу өлкәдә ирешкән иң зур уңышларның берсе дип ул “Болгар” музей-тыюлыгының ЮНЕСКО исемлегенә кертелүен билгеләп үтте.
Мәдәният елында ирешкән уңышлар исемлегендә Качалов исемендәге Рус драма театры бинасын төзекләндерүдән соң ачу, Чистай әдәби тыюлыгын булдыру да бар.
Мәдәният елы кысаларында чишелми калган мәсьәләләр дә калган, билгеле. Т. Миңнуллин исемен йөрткән Түбән Кама татар драма театры һәм Яр Чаллы театрының үз биналары булмау - шуларның берсе. “Түбән Кама театры атаклы театр һәм бик күп бәйгеләрдә катнашып, җиңүләр яулый. Әмма театрның элеккеге кафе бинасында урнашуы гына күңелне тырный. Район җитәкчелегенә мөрәҗәгать иткәннән соң, бу мәсьәлә дә уңай чишелеш алырга тора. Түбән Кама шәһәрендә Халык иҗаты йорты дигән бик матур бина бар, ул бина шәһәр карамагына күчкән очракта, театрга бирелү мөмкинлеге бар”, - диде Разил Вәлиев. Яр Чаллы шәһәрендәге театр өчен дә бина төзү хакында фикер алышулар бара. Татарстан Милли китапханәсен биналы итү, Татар әдәбияты музее төзү кебек мәсьәләләр дә әлегә ачык кала.
“Мәдәнияткә кагылган проблемаларны бер мәдәният елында гына чишеп бетереп булмый, билгеле. Әмма киләчәктә бу сораулар ачык калырга тиеш түгел , - ди Разил Вәлиев. – Иң мөһиме - без ул мәсьәләләрне җитәкчелек һәм киң җәмәгатьчелек ишетерлек итеп әйтеп бирә алдык”.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
декабрь, 2025 ел
Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла
Чүпрәле муниципаль районы Уставының 39 статьясындагы 2 пунктчасы нигезендә Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының 2025 елның 25 декабрендәге 42 номерлы карары белән бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла.
23
декабрь, 2025 ел
«Соры» хезмәт хакы турында «Халык контроле»нә мөрәҗәгать ит
Хөрмәтле чүпрәлеләр! "Соры" хезмәт базары" юнәлеше буенча хезмәт хакын тоткарлаучы һәм аны "конверт" та бирүче эш бирүчеләр турында мәгълүмат урнаштыру мөмкинлеге турында исегезгә төшерәбез.
22
декабрь, 2025 ел
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
2025 елның 22 декабрендә 18 сәгатьтән 23 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
17
декабрь, 2025 ел
2025 елның 18 декабренә ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! “Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе” ФДБУнән 2025 елның 17 декабрендә 18 сәгатьтән 18 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз