РФ Хөкүмәте медицина ярдәмен бушлай күрсәтүгә дәүләт гарантияләрен раслады

2014 елның 5 декабре, җомга
РФ Хөкүмәте 2015 ел һәм планлы 2016-2017 елларга бушлай медицина ярдәме күрсәтүгә дәүләт гарантияләрен раслады, тиешле карар җомга көнне Министрлар Кабинетының сайтында урнаштырылган, дип хәбәр итә "Новости" агентлыгы.

Программа күрсәтелә торган бушлай медицина ярдәменең төрләре, формалары һәм шартларын билгели. Моннан тыш, авырулар исемлеге, финанс чыгымнарының уртача нормативлары, бер кешегә күчереп исәпләгәндә күрсәтелгән югары технологияле медицина ярдәменең күләме билгеләнгән. "2015 елда территориаль программаларның бәясе 1,986 триллион сум тәшкил итәчәк (2014 ел белән чагыштырганда, 14,9 процентка арта), 2016 елда - 2,092 триллион сум, 2017 елда - 2,292 триллион сум", - диелгән документка белешмәдә.

Программага югары технологияле медицина ярдәме төрләре күрсәтелгән кушымта да өстәлгән, анда шулай ук дәвалау алымнары һәм югары техннологияле медицина ярдәмен финанслар белән тәэмин итү чыганаклары, мәҗбүри медицина иминияте база программалары кысаларында югары технологияле медицина ярдәме күрсәтүгә финанс чыгымнары нормативы да кергән, дип аныкланган документта. 

Шулай ук расланган программа нигезендә медицина ярдәме күрсәтүнең вакыты да билгеләнгә. Әйтик, табиб хастаханәгә ятарга җибәргәннән соң, пациентка 30 көн дәвамында ярдәм күрсәтеләчәк, ә консультация, мөрәҗәгать иткәннән соң, 10 эш көне дәвамында үткәреләчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International