Россиядә интернетка салым кертмәкчеләр

2014 елның 5 декабре, җомга
Россия хокук ияләре берлегенең (РХИБ) җитәкчесе Сергей Федотов интернеттан файдаланучы һәр кешедән елына 300 сум акча җыярга тәкъдим итә.

Ул җыелган акчаны интернет-контент хокук ияләренә бирергә, ә салымны ай саен 25әр сум итеп түләтергә тәкъдим кертә. Шул ук вакытта ялганышның һәр төре - Wi-Fi өчен һәм 3G өчен аерым-аерым түләтергә тәкъдим ителә.

Шул рәвешле РХИБ бер елга 800 миллион доллар җыярга исәп тота.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International