2015 елгы язгы кыр эшләре элеккегедән катлаулырак булырга охшый

2014 елның 5 декабре, җомга
2015 елгы язгы кыр эшләре элеккегедән катлаулырак булырга охшый. Бүген бу хакта ТР агросәнәгать комплексының иң яхшы белгечләрен бүләкләү тантанасында ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. Корылык еллары тармакның җитештерү һәм икътисади мөмкинлегенә шактый зыян салды, дип саный аграр ведомство башлыгы.

Министр хәбәр иткәнчә, республикада минераль ашламаларны төп җитештерүче саналган "Менделеевск-азот" ҖЧҖ аммиак селитрасына бәяләрне арттырган. Әмма бу әле башы гына: яз көне башка ашлама, шулай ук энергия ресурслары бәясе дә күтәреләчәк. Хәер, мондый шартларда да югары күрсәткечләргә ирешеп була, дип саный Марат Әхмәтов. Моның өчен фикердәшләр командасы булу гына кирәк. Үз-үзен аямыйча эшләгән кешеләр теләсә нинди бурычны да хәл итә ала, дип ассызыклады министр. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International