Төбәкләр авыл хуҗалыгын үстерүгә 92 миллиард сум алачак

2014 елның 4 декабре, пәнҗешәмбе
Үсемлекчелекне үстерү өчен төбәкләргә 20 миллиард сум, терлекчелекне үстерү өчен 50 миллиард сум акча бүленәчәк. Акчалар бу тармакларның гомуми үсешенә дә, конкрет чараларга да китәчәк. Мәсәлән, эшкәртүне, транспорт инфраструктурасын һәм продукция сату базарларын үстерүгә.

Тагын 20 миллиард сум субсидия Россиянең ВТОга керүе белән бәйле. Бу оешманың кагыйдәләре авыл хуҗалыгы предпритяиеләренә турыдан туры ярдәм итү җитештерү күләмнәренә һәм бәяләргә йогынты ясамавын күздә тота. Шуңа күрә Авыл хуҗалыгы министрлыгы товар җитештерүчеләргә конкрет максатларга – ашлама яки ягулык алу өчен акча бирүдән баш тартты. Хәзер авыл хуҗалыгы товарларын конкрет җитештерүчеләргә гомуми критерийлардан, күбесенчә гектарлар күләменнән чыгып ярдәм ителәчәк.

Имзаланган документлар шулай ук мелиорацияне үстерүгә 2 миллиард сум чамасы акча бүлүне күздә тота.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International