Татарстанда 14 меңнән артык эшсез теркәлгән

2014 елның 4 декабре, пәнҗешәмбе
Татарстанда 14670 кеше республиканың халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә исәптә тора, дип хәбәр итә ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте.

26 ноябрьдән алып 2 декабрьгә кадәр булган вакыт аралыгында 758 татарстанлы эшсез дип танылган. Икътисадый эшчәнлек төрләре буенча караганда, бу мәсьәлә буенча әйдәп баручы булып ваклап-күпләп сәүдә итү тармагы тора. Эшсез дип танылган 107 кеше нәкъ менә әлеге өлкәдә эшләгән булган. Узган хисап атнасы белән чагыштырганда, теркәлгән эшсезләр саны 38 кешегә арткан. Эшсезлек дәрәҗәсе узган атнадагы 0,72 процент дәрәҗәсендә калган. Иң түбән эшсезлек дәрәҗәсе дип Лаеш һәм Актаныш районнарын атарга була: ул 0,2 һәм 0,3 процентны тәшкил итә. Югары Ослан һәм Буада да эшсезләр әллә ни күп түгел: 0,51 һәм 0,52. Үз чиратында, иң югары эшсезлек дәрәҗәсе Кама Аланында һәм Яшел Үзәндә санала:3,58 һәм 2,2. Әйтергә кирәк, мондый хәл күбесенчә, эш урыннары җитмәү сәбәпле, барлыкка килә. Кама Аланындагы 287 теркәлгән эшсезгә 109 вакансия генә тәкъдим итә алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International