Без әлеге сорау белән Татарстанның авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты җитәкчесе Марсель Таһировка мөрәҗәгать иттек.
- Соңгы елларда Татарстанда кар якынча 115-120 көн ята. Элегрәк исә бу күрсәткеч 155-160 көн тәшкил итә иде. Шуңа күрә бүгенге көндә карның булмавын яки бик аз булуын әллә ни гаҗәп хәл дип санамыйм. Мәсәлән, туфракның туң катламын гына алыйк. Ул никадәр зуррак булса, җирдә дым шулкадәр озаграк саклана. Бу - авыл хуҗалыгы культураларына да уңай йогынты ясый. Мәсәлән, хәзерге вакытта Лаеш районының авыл хуҗалыгы җирләрендә туфракта туңның катламы 45 сантиметр тәшкил итә. Мин моны бер дә начар дип санамыйм. Соңгы 10 еллык мәгълүматларга караганда, республикада туң катламы якынча 90 сантиметр тәшкил итә. Әгәр дә ул 120 сантиметрга җитсә, күпкә яхшырак булыр иде, - ди Марсель Таһиров.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: быел көзге чәчү шактый соң башланды. Шуңа күрә авыл хуҗалыгы белгечләреннән быел уҗымнар ныклап тернәкләнеп китә алмады дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Марсель Таһиров фикеренчә, бу мәсьәлә шулай ук әлегә җитди проблемалар рәтендә каралмый.
- Көзге чәчү өчен иң яхшы вакыт - 20 августтан алып 5 сентябрьгә кадәр дип санала. Быел исә, хәтерләсәгез, 1-10 сентябрь көннәрендә республикада тоташ яңгыр яуды. Шуңа күрә чәчү эшләрен бераз кичектерергә туры килде. Без бу эшне 20 сентябрь тирәләрендә генә тәмамладык. Шул рәвешле, бераз соңга калу, чыннан да, бар. Уҗымнар өчен вегетация процессы да шактый зур роль уйный. Бу – аның үсүе, тернәкләнүе дигән сүз. Уҗым яхшы үссен өчен, тәүлеклек температураның +5 градус булуы кирәк. Әлеге процесс исә уҗым тишелеп чыкканнан соң 55 көн дәвам итәргә тиеш, - дип сөйләде белгеч.
Марсель Таһиров сүзләренә караганда, быел бу процесс 20 октябрь көнне тукталган. Хәзер иң мөһиме: көннәр артык салкынаеп киткәнче, җирдә кар катламының барлыкка килүе.