Татарстанда “һава фонарьлары” очыру тыела

2014 елның 1 декабре, дүшәмбе
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре Татарстан территориясендә “һава фонарьлары” очыруның тыелуын искәртәләр.

Яңа ел бәйрәме алдыннан шәһәр кешеләре кибетләргә шартлавычлар, бенгал утлары һәм, әлбәттә, “һава фонарьлары”алырга дип ашыгачак. Шул уңайдан ТР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы торак пунктларда, урманнардан 100 метрга кадәр арада “һава фонарьлары” җибәрүнең тыелган булуын исегезгә төшерә.

“Һава фонарьлары” ачык ут кулланып җибәрелә. Әгәр дә фонарь торак йорт балконына, кипкән үләнгә, агач корылмага, ягулык салу станциясенә һәм башка шундый объектларга төшә икән, янгын чыгарга мөмкин.

Ут куркынычсызлыга кагыйдәләрен бозган өчен гражданнарга 1000-1500 сум, вазыйфаи затларга 6000-15000, юридик затларга 150 меңнән 200 мең сумга кадәр штраф каралган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International