Быел Татарстан суд приставлары 27 мең кешегә чит илгә чыгуны тыйган

2014 елның 1 декабре, дүшәмбе
2014 ел башыннан Татарстан суд приставлары республиканың 27 мең 108 кешесенә чит илгә чыгуны тыйган.

Чит илгә чыга алмаучыларның гомум бурычы - 9,5 миллиард сум. Әҗәтле кешеләрнең 8 мең 711е - алимент түлүмәүчеләр (әлеге башкарма чара кулланганнан соң аларның 500е бурычларын тулысынча түләгән). Узган елның шул ук чорында Татарстанның 19 мең 218 кешесе чит илгә чыгу мөмкинлегеннән мәхрүм ителгән.

Чит илгә чыгуны чикләү ярдәмендә приставлар ел башыннан 600 миллион сум акча түләтүгә ирешкән. 

9 меңгә якын кеше бурычларын тулысынча түләгән. Аларга карата чит илгә чыгуны тыю алынган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International