Татарстан продукциясе һәрчак сыйфатлы

2014 елның 29 ноябре, шимбә
Сыйфатлы товарны үзебездә җитештерү – бүген иң актуаль мәсьәләләрнең берсе. Халык кулланышындагы бер төркем товарларны һәм азык-төлекне читтән кертүне тыю нәтиҗәсендә җирле продукциягә ихтыяҗ артты. Татарстан җитештерүчеләре көндәшлеккә сәләтле икәнен кабат “Россиянең иң яхшы 100 товары” бәйгесе дәлилләде.

Быел иң яхшы товарларны һәм хезмәтләрне унберенче тапкыр билгеләделәр. Татарстан һәрвакыттагыча сынатмады – республика күләмендә 146 товар иң сыйфатлылар исәбенә керде. Шуларның 59-ы – федераль дәрәҗәдәге бәйгедә лауреат, ә 83-е дипломант булды. “Россиянең иң яхшы 100 товары” исеменә дәгъва итүчеләр исә ел саен арта бара. Бу юлы үз көндәшлеген дәлилләргә теләүчеләр 200дән артып киткән, тәкъдим ителгән товарлар исә ике тапкырга күбрәк.

-   Көндәшлеккә сәләтле булу өчен республикага бәяләрне төшерү юнәлешендә эшләргә кирәк. Моның өчен җитештерүчәнлекне үстерергә, шул ук вакытта сыйфат турында да онытмаска кирәк. Безнең кибет киштәләрендә мөмкин кадәр күбрәк үзебезнең товарлар булырга тиеш. Ипи, сөт һәм ит ризыклары тулы күләмдә сәүдә үзәкләрендә тәкъдим ителгән инде. “Россиянең иң яхшы товарлары” исемен яулый алучылар исә өстенлеккә ия – алар үз товарларын әлеге сыйфат билгесе белән урнаштыра ала, - дип сөйләде Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов.

Иң сыйфатлы товарларны ачыклауда катнашу Татарстан җитештерүчеләре өчен мөһим роль уйный. Бүгенге базар шартларында сыйфатлы товар тәкъдим итүчеләр генә уңышка ирешә ала. “Татарстанның иң яхшы товарлары” бәйгесе үзебезнең эшмәкәрләргә югары сыйфатлы продукцияләрен һәм хезмәтләрен республика күләмендә генә түгел, Россия, халыкара базарга да чыгарырга ярдәм итә.

- Ел саен бәйгедә катнашучылар саны арта бара. Предприятиеләрнең 70 проценты ел саен үз продукциясенең югары сыйфатын, куркынычсызлыгын һәм ихтыяҗга ия булуын дәлилли. 30 процент катнашучылар – яңа предприятиеләр. Бигрәк тә сөендергәне – конкурска кече һәм урта бизнес вәкилләре кызыксыну күрсәтә. Быел мондый катнашучылар исәбе 40 процентка җиткән, - дип билгеләп узды Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков.

Бәйге җиңүчеләре бик күп номинацияләр буенча бүләкләнде. “Татарстан Республикасы сыйфат лидеры” дип елдан-ел бәйгедә катнашып, күп тапкырлар җиңү яулаучылар билгеләнде. Бүләкләү тантанасы музыкаль паузалар белән үрелеп барды.

http://intertat.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International