Дәүләт Думасында “Герой ана” исемен кайтарырга тәкъдим иттеләр

2014 елның 28 ноябре, җомга
Традиция буенча 30 ноябрьдә үткәрелә торган Ана көне алдыннан Дәүләт Думасы депутатлары Михаил Сердюк, Валерий Трапезников һәм Мария Кожевникова 10 бала тапкан яки уллыкка алган хатыннарга “Герой ана” исеме бирүне яңартырга тәкъдим итәләр. Алар “Россия Федерациясенең Герой анасы дигән мактаулы исем булдыру турында” закон проекты әзерләгәннәр.

Депутатлар күп балалы аналарга ярдәм итү ятимнәрне социаль учреждениеләрдә тотуга караганда файдалырак булыр дип исәплиләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International