Чүпрәледә “Бурычларны түләттерү айлыгы” башланды

2014 елның 28 ноябре, җомга
24 ноябрьдән  24 декабрьгә кадәр Пенсия фонды идарәсе шәхси эшмәкәрләрнең пенсия фондына булган әҗәтләрен түләттерү буенча  «Бурычларны түләттерү айлыгы» акциясенең икенче этабын башлады. 

Ул суд приставлары хезмәте һәм Пенсия фонды бүлеге тарафыннан оештырыла. Чара кысаларында рейдлар уздыру, шулай ук бурычлыларның ил чигеннән чыгып китү хокукын вакытлыча чикләү кертү карала. Барлык сораулар белән Пенсия фонды идарәсенең Чүпрәледәге бүлегенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International