Җирле үзидарә биналарыннан документлар урлыйлар

2014 елның 28 ноябре, җомга
Республика районнарында җирле үзидарә биналарына кереп, кирәкле документлар, акчалар, җиһазлар урлау очраклары арткан.  Бүгенге көндә шундый 19 җинаять очрагы теркәлгән.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы әлеге уңайдан мәгълүматларга ия булучыларның: 02, 052 һәм  (843) 291-20-02 телефон номерлары буенча шалтыратуларын сорый һәм җинаятьне ачуга ярдәм иткән хәбәр өчен 500 мең сум күләмендә  акчалата түләү вәгъдә итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International