Күптән түгел Татарстанда «заправка»ларда кулланыла торган ягулыкның сыйфатын тикшерү буенча махсус айлык башланып китте. Аның максаты – начар ягулык белән сату итүче нокталарны ачыклау. Киләчәктә республикада сыйфатсыз ягулык гомумән дә калмаска тиеш, дип белдерә җитәкчеләр.
Әлеге айлык быел инде икенче мәртәбә үткәрелә. Хәтерләсәгез, беренче тапкыр ул агымдагы елның май башында игълан ителгән иде. Анда барлыгы алты бригада катнашты. Алар станцияләргә барып, ягулык үрнәкләре алды һәм аларны экспертизага тапшырды. Нәтиҗәдә, республика территориясендә урнашкан 37 “заправка”да ягулыкның сыйфатсыз булуы ачыкланды.
Сыйфатсыз ягулык нинди була?
Ә начар ягулык нинди була соң? Кагыйдә буларак, бензинда күкерт күп була, ә дизельне исә температурасына карап тикшерәләр. Әгәр дә машинага начар ягулык салынса, ул двигательгә зыян китерә, машина әкрен бара, ә кайбер очракларда, гомумән дә, хәрәкәт итмәскә мөмкин.