Бүген Россия диңгез пехотасы көне

2014 елның 27 ноябре, пәнҗешәмбе
Россия диңгез пехотасы көне 1705 елның 27 ноябрендә Пётр патшаның Россиядә беренче “Диңгез солдатлары полкы” булдыру турында указы чыгу хөрмәтенә үткәрелә. 

Корабльләрдән десант төшерүне 1664 елда беренче башлап англичаннар куллана. Россия армиясендә махсус диңгез пехотасы командасы беренче тапкыр 1698 елда “Орел” корабле экипажыннан оештырыла. Шведларга каршы сугышта беренче имтиханны уңышлы тапшырганнан соң Пётр патша тулы бер полк оештырырга карар итә.

Бүген диңгез пехотасы, хәрби-диңгез флотының яр буе гаскәрләре төре буларак, диңгез десантлары составында сугыш хәрәкәтләре алып бару өчен файдаланыла. Диңгез пехотасы гаскәрләре Россиянең Төньяк, Тын океан, Кара диңгез, Балтик флотларында һәм Каспий флотилиясендә бар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International