Авыл хуҗалыгы галимнәре республикада кар яумаганга борчыла
2014 елның 27 ноябре, пәнҗешәмбе
Татарстанда галим-аграрийлар, кар яумау сәбәпле, уҗымнар өчен борчыла. Быел көзге культураларны соң чәчү сәбәпле, алар кышка чыныкмыйча керде. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының көзге бодай селекциясе лабораториясе мөдире, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Ирина Фадеева белдерде.
Аның сүзләренә караганда, быел көзге культаралар соң чәчелү сәбәпле, җитәрлек дәрәҗәдә үсеш алырга өлгермәде. Шуңа күрә арыш белән көзге бодай чәчүлекләре кышка чыныкмыйча керде.
Уҗымнарны өшүдән ышанычлы кар катламы коткара алыр иде. Әмма кырларда кар юк. Үсемлекләр шәрә басуда 18 градус салкынга гына чыдый ала, аннары алар өшергә мөмкин, дип билгеләп үтте И.Фадеева.
“Кырлардагы вәзгыять борчуга сала. Элек кар яусын иде, аннары температура төшсә дә ярый”, - дип белдерде ул.