Автомәктәпләр ябылырмы?

2014 елның 26 ноябре, чәршәмбе
Хәтерләсәгез, агымдагы елның 12 августыннан Россия территориясендә эшли торган автомәктәпләргә карата яңа таләпләр кертелде. Алар автомәктәп укытучылары эшчәнлегенә, автодромнар, уку-укыту программаларына карый. Яңа кагыйдәләр нигезендә мәктәпләр студентлар кабул итү өчен ЮХИДИ идарәсендә уку-укыту программаларын расларга бурычлы. Өстәвенә, алар үз матди-техник базаларының закон таләпләренә җавап бирүен дә исбатлап бирергә тиеш.

Мәктәпләр бәя арттыра

Яңа таләпләрнең беренче пункты әллә ни зур кыенлыклар тудырмый. Ә менә автомәктәпләрнең матди-техник базалары белән бәйле вәзгыять исә катлаулырак. Яңа документ нигезендә машиналар өчен мәйданчыкның минималь мәйданы 0,24 гектар тәшкил итәргә һәм ул тулысынча асфальтланган булырга тиеш. Тәгәрмәчле эстакада куллану тыела – автодромда 8-16 процентка авыш калкулык булдыру таләп ителә. Шул ук вакытта бу территориядә җәяүлеләр өчен юл, махсус юл киселешләре, юл билгеләре һәм тиешле тамгалар булырга тиеш. Әйтергә кирәк, республика автомәктәпләренең күбесе өчен бу – шактый авыр бурыч. Мәсәлән, Татарстан автомәктәпләре федерациясе генераль директоры Артур Абдулҗанов Казанда автодромнар җитмәү турында әледән-әле кабатлап тора. Беренче чиратта бу – шәһәр җирләрен арендага алуның шактый кыйммәт булуы белән аңлатыла икән. Әлбәттә, әгәр дә автомәктәп үз эшчәнлеген алга таба дәвам итәргә теләсә, автодромнар булдырып, аларны җиһазларга мәҗбүр булачак. Акчаны каян алачаклары да аңлашыла – автомәктәпләрдә белем алуга түләүләр артачак.
 Автомәктәпләрдә бәяләр якынча 30 процентка күтәрелергә мөмкин, - дип белдерә республиканың автомәктәпләр федерациясе генераль директоры.
Шунысын да билгеләп үтү кирәк, автомәктәпләр хөкүмәт комиссиясе тарафыннан кабул ителгән карар нигезендә уку-укыту программалары һәм автодромнар турындагы мәгълүматны 1 октябрьгә кадәр үк бирергә тиеш булган. Тик күбесе бу эшне һаман суза килгән.

- Бу турыда әлегә Тәтеш, Әлмәт һәм Түбән Кама районнары гына хәбәр итте. Башка районнар исә әлеге йөкләмә турында оныттылар булса кирәк. Без автомәктәпләр эшчәнлегенә карата мондый мөнәсәбәтне кабул итә алмыйбыз, - дип ассызыклаган иде Татарстанның ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Рифкать Миңнеханов моннан якынча бер ай элек узган юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча комиссия утырышында.
Хәер, соңгы айда бу өлкәдә вәзгыять бераз үзгәрде - ЮХИДИ итдарәсенә яңа уку-укыту программаларын раслауны сорап барлыгы 113 оешма мөрәҗәгать иткән. Тик аларның бары тик 35е генә әлеге сынауны уңышлы узган. Шунысын да билгеләп үтү кирәк, белгечләр республикадагы автомәктәпләрнең өчтән бере яңа таләпләргә җавап бирмәү сәбәпле ябылырга мөмкин, дип фаразлый.

Машина йөртүчеләр өчен - яңа кагыйдәләр

Тагын бер яңалык – күптән түгел Россиянең административ хокук бозулар кодексына да үзгәрешләр кертелде. Бу өлкәдәге яңалыкларның барысы да машина йөртүчеләргә кагыла. Аларның иң мөһимнәренә тукталыйк. Мәсәлән, яңа кагыйдәләр нигезендә полиция вәкилләренә понятойлар кирәкми. Аларны видеокамералар алыштыра. Әлеге видеоязмаларның барысы да протоколга яки йөртүченең алкоголь тәэсире астында булуын күрсәтә торган актларга беркетелергә тиеш. Хәер, әгәр дә ЮХИДИ вәкилләренә машина хуҗасын тикшерергә туры килсә, алар понятойлар ярдәменә таянырга тиеш була. Икенче яңалык – моңа кадәр скутер һәм мопед хуҗалары юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылыкка тартылмыйлар иде. Ә хәзер исә алар әлеге транспорт чараларыннан файдалану өчен юл йөрү таныклыгына ия булырга тиеш. Шул рәвешле, алар һәрбер хокук бозу очрагы өчен җавап бирәчәк.
Билгеле булганча, машина йөртүчеләр арасында камералардан качу өчен транспорт чараларының дәүләт номерларын каплаучылар да очрый. Хәзер исә штрафлардан әлеге ысул ярдәмендә котылырга теләүчеләргә 5 мең сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк яисә инде алар машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителә.

http://intertat.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International